Логотип
Яңалыклар

Фәнис Мөсәгыйтов: "Без бүген соңгы юлга театрның әнисен озаттык..."

Бүген, 4 нче декабрь, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы, татар театрының якты йолдызы, легендасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтованы соңгы юлга озаттылар.

 

Бүген, 4 декабрь, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы, татар театрының якты йолдызы, легендасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтованы соңгы юлга озаттылар. Озату мәрәсимендә ТРсы Премьер-министры урынбасары Васил Габделгаяз улы Шайхразыев, ТРсы Мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов; ТР Дәүләт Советы депутатлары Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхвәтуллин; күренекле театр артистлары Зөфәр Харисов, Әзһәр Шакиров, Хәлим Җәләлов, Нуриәхмәт Сафин һәм даһи артистканың бихисап тамашачылары, хезмәттәшләре, якыннары, дин әһелләре катнашты. Яраткан артисткабызның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар