Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында гриппка каршы вакцинация ясау буенча Бөтенроссия кампаниясе башлану уңаеннан журналистлар өчен матбугат конференциясе узды.
Анда Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнашты.
– Көзгә кердек: менә тагын вируслы инфекцияләр белән очрашу вакыты җитте, – диде үзенең чыгышында Марина Александровна. – Һәм шушы вируслы инфекцияләрнең иң авыры дип грипп санала. Безнең республикага гриппка каршы вакцина инде килде, аны салу башланды.
Гриппның иң көчәйгән чоры кайчанга туры килер? Без моны ачыклар өчен гадәттә беренче чиратта алдагы елларда аның ничек узуына игътибар итәбез. Узган ел ул сентябрь урталарында башланды. Яңа ел бәйрәменә ике атна кала иң күп очраклар теркәлде. Бу аңлашыла: бәйрәм алдыннан халык кибетләрдә күп йөри, төрле чаралар ешрак уза.
Инде быелга әйләнеп кайтыйк.
Соңгы атнада грипп белән авыручылар саны 9 процентка артты. Быел ул иртәрәк, августның беренче көннәрендә үк башланды. Бу, әлбәттә, быелгы һава торышы шартлары белән бәйле: августның беренче яртысы салкынча булды бит.
Гриппка каршы иммунитет барлыкка килсен өчен прививканы сентябрьдә ясатырга кирәк. Һәм бу ел да ясала торган прививка, чөнки грипп гел үзгәреп тора. Узган ел без 47 процент халыкка вакцина ясый алдык. Әмма иммунитет барлыкка килсен өчен, ул халыкның 60 процентына ясалырга тиеш.
Вакцина беренче чиратта 6 айдан алып 6 яшькәчә балаларга, мәктәп укучыларына, студентларга, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, бала көтүче хатын-кызларга һәм хроник авырулары булучыларга ясалырга тиеш. Вакцина ясаткан кеше грипп белән бөтенләй авырмаячак дигән сүз түгел, әмма алар чирне күпкә җиңелрәк кичерәчәк.
Бүген республикада 167 мең кеше инде гриппка каршы вакцина ясаткан. Казанда вакцинаны метро станцияләре тукталышлары янындагы мобиль бригадаларга мөрәҗәгать итеп тә ясатырга була. 8 сентябрь көнне сайлау участогына баргач та вакцина ясатып кайтырга мөмкин булачак.
Грипптан саклану өчен белгечләр түбәндәге киңәшләрне бирделәр: кулларны һәрвакыт юып йөрергә, траспортта маска кияргә, күп кеше катнашкан чараларга йөрмәскә, бүлмәләрне ешрак җилләтергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга. Коллективта кемдер авырый башлый икән, аны шунда ук өйгә озатырга.
Матбугат конференциясе ахырында спикерлар журналистлар алдында үзләренә гриппка каршы вакцина ясаттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк