Логотип
Яңалыклар

Эльмира Зарипова РФ Дәүләт Думасына сайлауларга праймеризда катнашырга карар кылды

Бүген "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Россиянең атказанган спорт мастеры, Татарстан Су тубы федерациясе вице-президенты Ирек Зиннуров РФ ФҖ Дәүләт Думасына сайлауларга башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен документлар тапшырды. Аларның кандидатуралары оештыру комитеты тарафыннан 14 мартта узачак чираттагы утырышта каралачак.

"Мин башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен документлар тапшырырга карар иттем, чөнки хезмәт, мәшгульлек һәм социаль сәясәт мәсьәләләре хәзерге катлаулы икътисади вәзгыятьтә гаять актуаль санала. Адреслы социаль ярдәм чараларын көчәйтү мәсьәләләре дә мөһим, бюджет халыкның социаль якланмаган катлавына ярдәмгә бүлеп биргән акчалар катлаулы тормыш вәзгыятеннән үзләре чыга алмаучыларга юнәлдерелергә тиеш", - дип белдерде Эльмира Зарипова журналистларга.

"Мин үземдә яшьләр сәясәтендә ниндидер файдалы эш башкарыр өчен көч барлыгын сизәм. Бу өлкә һәм, аерым алганда, патриотлык мәсьәләләре бүген бик мөһим. Мин һәр егет һәм кызның тормышта үз урынын табуын һәм Ватанны яратуын телим", - дип белдерде үз чиратында Татарстан Су тубы федерациясе вице-президенты Ирек Зиннуров.

"Мин сайлаучылар белән очрашуга әзер. Үземнең мөмкинлекләрне ничек бәялим дип сорыйсызмы? Спортчы буларак, мин һәрчак көрәшкә омтылам. Бу эштә дә уңышка ирешергә теләр идем", - дип өстәде ул.

Төбәк оештыру комитеты урынбасары Светлана Гыйниятуллина сүзләренчә, Бүгенге көнгә башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен 16 кандидат теркәлгән. 

"Территориаль оештыру комитетының эше штат режимында бара. Көн саен, якшәмбедән кала, гражданнарга башлангыч тавыш бирү буенча консультацияләр үткәрелә һәм документлар кабул ителә. Документларның тулы исемлеге регламентта күрсәтелгән. Бүгенге көнгә республиканың 30дан артык кешесенә консультация бирелде. 19 гражданнан документлар алынды, оештыру комитеты тарафыннан башлангыч тавыш бирүдә катнашырга теләгән 16 кеше теркәлде", - дип шәрехләп узды ул. Алар арасында парламентның түбән палатасы депутатлары парламента Марат Бариев, Евгений Гришин, Илдар Гыйльметдинов, Александр Сидякин, Айрат Хайруллин һәм Валентин Чайка бар. 

Бердәм башлангыч тавыш бирү көне - 22 майда Татарстанда 560 участок эшләячәк. Сайлаучылар берничә кандидат өчен тавыш бирә алачак. Элегрәк оештыру комитеты төбәк хисап комиссиясенең составына раслады һәм федераль оештыру комитетына республикада тавыш бирү өчен татар һәм рус телләрендәге бюллетеньнәр әзерләргә тәкъдим иткән иде.

сылтама: http://tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар