Бүген футбол буенча Бөтендөнья Чемпионаты илчесе итеп сайланган Эльмира Кәлимуллина белән матбугат очрашуы узды. Илче буларак, ул барлык матчларны да карап барачагын, барлык чараларда да катнашырга тырышачагын белдерде. «Безнең бурыч – чемпионат хакында мөмкин кадәр күбрәк кешегә сөйләү, аны мөмкин кадәр күбрәк таныту. Артист буларак, кайларда гына чыгыш ясасам да, тамашачыларны Россиягә, чемпионатка чакырам. Бу күңелле дә, матур да вакыйганы күбрәк кеше күрсен иде, – диле ул. – Казанның Россиядә спорт башкаласы булуы белән горурланам».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк