Логотип
Яңалыклар

Электрон тавыш бирүдәге Татарстан тәҗрибәсен Әрмәнстанда кулланачаклар

Әрмәнстан парламентариесы үз илендә киләсе сайлауларда участоклар электрон комплекслар белән җиһазланачак дип белдерде.

Татарстан Республикасында электрон тавыш бирү өчен комплекслар куллану халыкара күзәтүчеләрдә аеруча кызыксыну уяткан. Аерым алганда, Әрмәнстан парламенты депутаты Гагик Минасян киләсе елның язында аның илендә сайлаулар узачак, бөтен участокларны да шундый комплекслар белән җиһазлау планлаштырыла дип белдерде. Шул сәбәпле, Татарстанда узган сайлаулар тәҗрибәсе бигрәк тә актуаль.

«Сайлауларның үзенчәлеге ничек сайлауда түгел, ә ничек санауда. Электрон тавыш бирү - санау вакытында манипуляциягә юл куймаячак һәм бүген Татарстанда кулланылган тәҗрибә киләчәктә бөтен манипуляция мөмкинлекләрен чикли. Киләсе елда Әрмәнстанда электрон тавыш бирү кертеләчәк, сезнең тәҗрибәгезне кулланачакбыз», - дип белдерде Гагик Мансян.

2017 елның апрелендә Әрмәнстанда парламент сайлаулары узачак.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар