«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зональ туры узды.
Кичә Әлмәт шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зональ туры узды. Анда Татарстанның нефть төбәгендә урнашкан Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Сарман, Азнакай, Лениногорск, Ютазы, Баулы район һәм шәһәрләреннән кырык тугыз кеше катнашты. «Нефтьче» Мәдәният сараенда узган тамашага кунак итеп «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасының рәисе Зилә Вәлиева, аның урынбасары, Әлмәттәге хатын-кызлар оешмасының шәрәфле әгъзасы Гүзәлия Әхмәдиева да чакырылган иде.
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесе быел унтугызынчы тапкыр үткәрелә. Әлмәт җирендә исә ул өченче тапкыр узды. «Бу төбәкнең иң зур байлыгы кара алтыннан бигрәк – аның кешеләре», – диде Зилә Рәхимҗан кызы. Чыннан да шулай! Мәртәбәле жюрига бәйгедә катнашучылар арасыннан иң-иңнәрен сайла алу бер дә җиңел булмады.
…Фирдания Мөҗипова (Азнакай, «Хатын-кыз – ана» номинациясе) үзенең гаиләсе, балалары, тәрбиягә алган ул-кызлары турында сөйләгәндә: «Мин алар белән бергә 88 мәктәптә укыдым, инде 18 ел армиядә хезмәт иттем», – диде.
Комментарий юк