Логотип
Яңалыклар

Экзитпол нәтиҗәләре билгеле

КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институты директоры Мария Ефлова экзитпол нәтиҗәләрен хәбәр итте.

2026 елның 18–20 сентябрендә «Җәмәгатьчелек фикере – Татарстан» фонды Казан федераль университетының Социологик тикшеренүләр лабораториясе заказы һәм ярдәме белән сайлау участокларыннан чыккан кешеләр арасында сораштырулар үткәргән. Мондый сораштыру экзитпол дип атала.

Сораштыру уздырылган участокларның 32 проценты Казанда, 36 проценты республиканың башка шәһәрләрендә, 32 проценты авыл торак пунктларында урнашкан булган.
Социологлар барлыгы 18 меңгә якын кешене сораштырган. Аларның якынча 60 проценты ничек тавыш бирүләре турында мәгълүмат белән уртаклашырга ризалашкан. Тикшеренүдә нәкъ менә шушы кешеләрнең җаваплары исәпкә алынган.

«Иң элек шуны билгеләп үтәсе килә: бу сайлауларда сайлаучыларның катнашуы бик югары булды. Республика территориясендәге сайлауның төгәл нәтиҗәләрен Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе игълан итәчәк. Ә бүгенге экзитпол нәтиҗәләре, әлбәттә, бары тик гомуми тенденцияләрне күрсәтә», – диде Мария Юрьевна. 

Экзитпол нәтиҗәләре буенча, сайлаучылар түбәндәге партияләр өчен тавыш биргән:
«Бердәм Россия» – 71,7%;
ЛДПР – 4,3%;
«Туры демократия партиясе» – 0,4%;
«Яшелләр» – 0,8%;
«Гадел Россия» – 2,4%;
«Ватан» – 0,3%;
КПРФ – 11,2%;
«Пенсионерлар партиясе» – 0,6%;
«Россия коммунистлары» – 0,5%;
«Яңа кешеләр» – 6,7%.
Сораштыруда катнашучыларның тагын 1 проценты бюллетеньнәрен бозулары турында әйткән.

Экзитпол – әлегә сайлау нәтиҗәләренең гомуми күренеше генә. Төгәл нәтиҗәләрне, әлбәттә, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе игълан итәчәк.
 

Теги: сайлаулар 2026

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар