Логотип
Яңалыклар

Экология елында кооперацияләр эшчәнлеген җанландырырга кирәк – Таһир Һадиев

Парламент депутаты Президентның Дәүләт Советына булган еллык юлламасына бәя бирде.

Экология елында кооперацияләр эшчәнлеген җанландырып җибәрү кирәк. Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның парламентка булган еллык юлламасына бәя биреп, шундый фикерен җиткерде.

"Кооперацияләр совет заманында берникадәр кысырыкланган булса да, чүпрәк, сөяк, бәрәңге, суган җыя һәм дистәләгән әйберләрне үзе аша уздыра иде. Һәм бу кооперацияләр бүгенге көндә, Экология елында, бигрәк тә кирәк. Чөнки кәгазь, батарея, пыяла, полиэтилен һәм дистәләгән төрле әйберләр, икътисад һәм экологияне генә берләштерә торган әйбер түгел. Кооперацияләр берләшеп, оешып, боларны зур күләмдә оештырган очракта, әлбәттә без күп проблемалардан китә алабыз. Президентыбызның “яшел” икътисад дигәнен дә мин шушы экология кысаларына кертер идем: без бу мәсьәләгә дә бик игътибарлы булырга тиеш", – диде Таһир Һадиев.

"Бездә бүген бара торган инновация һәм алдынгы технологияләрнең без ахырын уйлап бетермибез. Шул ук батареяны гына карыйк: утны да яндыра, пультларны да эшләтә, бөтен җиргә кирәк. Без шушы батареяны көче беткәннән соң каядыр ташлыйбыз икән, ул табигатькә зур зыян сала. Шуның өчен без өстәл, урындык, телевизор, фотоаппарат, гомумән, нәрсә генә ясалса да, аның ничек итеп яңадан эшкәртеләчәген уйларга тиеш. Һәрбер программаның, һәрбер әйбернең башы һәм ахыры бар. Бу әйберне ясап чыгарганнар икән, ахыры кая барып тоташуын уйларга кирәк", – диде Таһир Һадиев "Татар-информ" агентлыгына.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар