Логотип
Яңалыклар

Дубайда Fashion Iftar уза

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узачак моңа кадәр Казанда танылу алган әлеге ифтарга 350 кеше чакырылган. Чакырылучылар арасында төрле илләрдән килүчеләр, блогерлар, медиашәхесләр, VIP-кунаклар.

 Дресс-код – яшел төстәге кием. Ул ислам дине, җир һәм табигать төсе. Безнең заманның геройлары темасы күтәрелеп, хатын-кызларга багышланачак. Нәкъ менә хатын-кызлар киләчәк буыннарга тормыш бирә һәм шул ук вакытта эш, белем бирү, үз-үзләрен камилләштерү белән шөгыльләнә, дөньяны үзенең нәзберек көче белән үзгәртә.


Чакырылган кунаклар 25–40 яшьтә. Проектның авторы – әдәпле мода эксперты, блогер Җәннәт Минһаҗева. Чараның идеясе – хатын-кызларга ярдәм итү, алар өчен үз стилен табу мөмкинлеге бирү. Кичке аш форматында аралашу.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар