Логотип
Яңалыклар

ДРКБда журналистлар «десанты»

Бүген Республика балалар клиник  хастаханәсенә «Татмедиа» җәмгыятендә нәшир ителүче газета-журнал редакцияләре зур «десант» төшерде. «Татмедианың» генераль директоры Андрей Кузьмин җитәкчелегендәге журналистлар төркеме клиника каршындагы «Роналд Макдоналд Йорты»нда яшәүче бәләкәй пациентлар белән танышты, нәни принцессаларның чыгышларын карады. Клиника эшчәнлеген чагылдыруда аеруча активлык күрсәткән басмаларның баш мөхәррирләренә, хезмәткәрләренә дипломнар тапшырылды. Соңыннан хастаханәнең баш табибы Шәвәлиев Рафаэль Фирнаял улы кунакларны клиника белән, бүлекләрнең эшчәнлеге, анда дәваланучылар белән дә таныштырды.

Ә бу вакытта исә журналистларның икенче бер төркеме библиотека-мәгълүмат үзәгендә матбугат чараларына язылуга багышланган «Подписка бүләк ит!» акциясендә катнашты. Игелекле чараны клиниканың баш табибе Рафаэль әфәнде үзе үк башлап та җибәрде. Аларда элек-электән бик күркәм бер традиция бар икән – үзләренең ветераннарына бүләккә газета-журналлар яздыралар. Бу юлы да  традицияләренә тугрылык күрсәттеләр. Әниләренә, туганнарына Яңа ел бүләге итеп «Сөембикә» журналын яздыручыларның да шактый булуы куанычлы. 

фоторепортаж: http://syuyumbike.ru/photoreportaj/?id=6816

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар