Логотип
Яңалыклар

Дөньяның иң матур дәү әнисе Казанда яши

Якташыбыз Казан кызы Илия Гарипова Болгариядә узучы Бөтендөнья «Grandma Universe 2018» конкурсында беренче премиягә лаек булып, «Вице миссис Вселенной Grandma Universe 2018» исемен ала.

Илия ханымның конкурсларда беренче генә җиңүе түгел бу. 2006 елда «Нечкәбил» конкурсында катнашып, «Иң Нечкәбил» титулына лаек була ул. Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Илия Гарипова әле «Инсультсыз тормыш» хәйрия пректын да җитәкли. Башкала халкы өчен әлеге мәкерле чирдән ничек саклану хакында бушлай лекцияләр оештыралар. Шушы эшчәнлеге аны 2017 елда «Миссис Россия» конкурсына алып килә – «Миссис благотворительность» исемен яулый. Дәү әниләр өчен уздырылучы (үзе дә кызлар кебек кенә бу ханымның бәләкәй оныгы да бар икән инде) «Grandma Universe 2018» бөтендөнья бәйгесенә юлламаны да ул шушыннан ала.

«Grandma Universe» дәү әниләр конкурсы 2010нчы елдан бирле уздырыла. Анда дөньяның һәр иленнән вәкилләр килә. Илия ханым әйтүенчә, быел алар Россиядән ике ханым катнашырга тиеш була. Илия ханымга Татарстаныбызны тәкъдим итү бурычы йөкләнелә. Әмма соң минутта Болгариягә (конкурсның финал этабы Болгариянең София шәһәрендә үтә) Илия ханымның үзенә генә барып, Россиянең дә, Татарстанның да данын якларга туры килә. «Мин – Россиядән, Татарстаннан, – дип башлый ул үзенең таныштыру чыгышын. – Без борынгы Болгар җирендә, татар милләтенең гореф-гадәтләрен саклап яшибез».

Чыгыш күрсәтү программасында Илия ханымның улы белән кызы (өч бала анасы да әле героинябыз) милли киемнәрдән, курай көенә татар халык биюе башкара. Әлеге биюдән, курай моңыннан сихерләнгән жюри әгъзалары Илия ханымга «Иң яхшы чыгыш» номинациясендә дә җиңү таҗын кидерә. Шулай итеп, Россиягә икеләтә җиңү белән кайта ул.

Инде җиңүченең үзе белән дә кыскача гына таныштырып китик. Илия ханым Казанның Вознесение бистәсе клубында эшли. Балаларга аталган «Әкият терапиясе» курслары авторы, хәйриячелек белән шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар