2017 елның 7 октябрендә илнең төп сәхнәсендә - Дәүләт Кремль Сараенда "Тавыш" телепроектының беренче сезон җиңүчесе Динә Гарипова һәм Сергей Жилин җитәкчелегендәге алыштыргысыз "Фонограф-Симфо-Джаз" оркестры чыгыш ясаячак. Бу кичтә 6000 тамашачыга “Очраклы булмаган охшашлык” концерт программасы тәкъдим ителәчәк.
Тамашачылар джаз, романслар, XX һәм XXI гасырның популяр музыкасы ёщм татар җырларын ишетә алачак. Концертта 5 телдә башкарылачак җырлар мәхәббәт һәм ялгызлык, хыял һәм күңел кайту, сәяхәт һәм ачышлар, төшенкелек һәм өмет, кешенең көчсезлеге һәм рухи батырлыгы, дуслык һәм тугрылык турында булачак.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/04/147652/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк