Татар филологиясе тарихында фәннәр докторы дәрәҗәсенә ирешкән беренче хатын-кыз тюрколог, Ленин ордены кавалеры, Татарстанның фән өлкәсендә дәүләт премиясе иясе, Татарстан Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы Диләрә Тумашевага бүген Казан шәһәренең Кремль урамындагы ул яшәгән йортка мемориаль такта куелды.
Исән булса, быел 19 июльдә Диләрә Гариф кызына 100 яшь тулган булыр иде. Ул – хәзерге татар әдәби теленең грамматик төзелешен һәм Көнбатыш Себер татар диалектларын өйрәнүгә зур өлеш керткән галимә. Мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен язылган бик күп дәреслекләр авторы.
1964 елда аның «Хәзерге татар әдәби теленең морфологиясе» дәреслеге дөнья күрә, 1978 елда эшкәртелеп, әлеге китап яңадан басыла. Диләрә Тумашева – шулай ук рус һәм татар телләрендәге өч томлы «Татар грамматикасы» академик басмасын әзерләүче авторларның берсе.
1971–1980 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын җитәкли. Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Күпсанлы фән галимнәренең яраткан остазы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк