Логотип
Яңалыклар

Диктант өчен «5+»!

8-10 ноябрь көннәрендә бөтендөнья «Татарча диктант» акциясе быел тугызынчы тапкыр узачак. Акциядә бер миллионнан артык кеше катнашуы көтелә.

Елдагыча өч төрле катлаулылыктагы текст сайланып алыначак. Татарстан һәм Башкортстан Республикаларында яшәүчеләр Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек язачак. Россия төбәкләрендә яшәүчеләр – Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек», чит илдәге милләттәшләребез Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» повестьларыннан өзек язып, татар теле буенча белемнәрен тикшерә алачак. Соңгы текст латин графикасына да күчерелгән. Быелгы диктант язу акциясенең тагын бер үзенчәлеге – бер хатасыз язылган текстка «биш плюс» билгесе куелачак. «Бераз тикшерү критерийларын үзгәрттек. Бер хата булган очракта «биш»ле билгесе куярга килештек. Елдан-ел диктант язучылар остара, хаталар азрак очрый. Бу акция белемнәрне генә тикшерү түгел, очрашу, аралашу өчен дә яхшы мөмкинлек», – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Райнур Хәсәнов. 
Казанда диктант язуның төп урыны булып, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залы тора. Язылган диктантларны да әлеге уку йорты укытучылары тикшерәчәк. Шушы ук бинада Шәриф Камал иҗатына багышланган күргәзмә дә оештырылачак. 
«Татарча диктант» акциясендә онлайн да катнашып була. Моның өчен https://diktant.tatar/ сайтында теркәлергә кирәк. Шулай ук 8–10 ноябрь көннәрендә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналлары аша иртәнге сәгать унда шулай ук диктант язу мөмкинлеге булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар