Логотип
Яңалыклар

«Әдәби җәүһәрләр» икенче викторинасын ачып җибәрә

I Россиякүләм «Әдәби җәүһәрләр» татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе (http://belem.ru/adabi-jauharlar) дәвам итә. Катнашырга ашыгыгыз!
Бәйгенең икенче аен тәмамлап, «Белем.ру» порталы сезгә яңа викторина тәкъдим итә. Ул 31 октябрь көнне, көн дәвамында барачак.

Беренче турның икенче ае викторинасы татар шагыйрәсе һәм җәмәгать эшлеклесе Заһидә Бурнашевага (19.10.1895 — 05.11.1977) багышлана. Викторинада Гыйффәт туташның тормыш юлы, иҗаты һәм эшчәнлеге белән бәйле сораулар булыр. Сорауларны игътибар белән укып чыгыгыз, дөрес җавап бирергә тырышыгыз, тест үткәндә ялгышлар җибәрмәгез!

Викторинада катнашу өчен http://belem.ru/adabi-jauharlar-10-15 сылтамасы яисә порталдагы бәйге баннеры буенча күчегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар