Әле сезон ачылуга карамастан, Татарстанда мототехника белән бәйле юл һәлакәтләре бар.
Быелгы сезонның беренче фаҗигасе Яшел Үзән районында булган. Квадроцикл иясе, идарә итү күнекмәләре булмаса да, урман массивындагы гомуми кулланылыштагы юлга чыккан. Борылышта транспорт авып, йөртүчесе аның астында калган һәм алган җәрәхәтләрдән вафат булган. Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат исерек хәлдә булган.
Юл инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2025 елда мототранспорт белән бәйле республикада 277 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу вакыйгаларда 17 кеше һәлак булган, 305 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Мондый аварияләр 43 процентка арткан.
Белгечләр аварияләр артуның төп сәбәбен мототранспорт базарының, аеруча Кытайда җитештерелгән арзанлы техниканың күплеге белән бәйли. Республика юлларын теркәү таләп ителми торган транспорт төрләре — питбайклар, җиңел мотоцикллар басып алды. Бу төр техника белән үсмерләр дә идарә итә.
Узган ел республикада питбайклар катнашында 41 юл һәлакәте теркәлгән. Бер кеше һәлак булган. «Питбайклар – кәшәкә, футбол тубы кебек үк спорт инвентаре. Анда ябык территорияләрдә генә йөрергә мөмкин, олы юлларга һич тә чыгарга ярамый. Аның фаралары, стоп-сигналы, борылганда куша торган билгеләре юклыгын һәркем белә. Әмма шуңа карамастан, руль артына утыручы үзен дә, юлдагыларны да куркыныч астына куя», – диде Татарстандагы Дәүләт автоинспекциясе идарәс башлыгы вазыйфаларын вакытлыча үтәүче Айрат Сәмигуллин.
Айрат Сәмигуллин балаларына питбайк сатып алып биргән әти-әниләр артуын да ассызыклады. Бу бүләкнең фаҗига китерергә мөмкин икәнен, гомерлек йөрәк ярасы булачагын гына оныталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк