Дамир Йосыпов съемка вакытында төшерелгән фотолар белән бүлеште.
Дамир Йосыпов съемка вакытында төшерелгән фотолар белән бүлеште.
«На солнце, вдоль рядов кукурузы» дип аталган кино прокатка 16 март көнне чыгачак. Әлеге киноның герое – йөзләрчә кеше гомерен коткарып калган милләттәшебез – Дамир Йосыпов.
Хәтерләсәгез, 2019 елның 15 августында Мәскәү өлкәсендәге Жуковскийдан Симферопольгә очучы Airbus A321 самолетының ике двигателенә дә кошлар эләгә һәм ул сүнә. Командир Дамир Йосыпов һәм икенче пилот Георгий Мурзин очкычны кукуруз басуына шассисыз килеш утырта ала. Шулай итеп 226 пассажир һәм экипаждагы 7 кешенең гомерен саклап кала.
Зур экраннарга чыгачак кинода бу хәлнең ничек булганын үз күзләрегез белән күрә аласыз. Киноны төшергәндә герой-очучы үзе консультацияләр бирә. Дамир Йосыповны актер Егор Бероев уйный. Ул бөтен дөньяга танылган очучыга охшаган да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк