Бөгелмә муниципаль районында сайлаулар 77 участокта уза. Җирлектәбарлыгы 74 меңнән артык сайлаучы исәпләнә. Быел районда 908 яшь кеше беренче тапкыр тавыш бирә. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Дамир Фәттахов хәбәр итте.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Дамир Фәттахов сүзләренчә, 48 сайлау участогы шәһәрдә, 29ы авыл җирлекләрендә урнашкан. Комиссияләр эшендә хәлиткеч тавыш бирү хокукына ия 645 кеше катнаша. Район башлыгы яшьләрнең сайлауларда актив катнашуын билгеләп үтте.
Сайлау барышын күзәтү дә оештырылган. Бөгелмә шәһәрендә һәм Карабашта сайлау участокларында өзлексез видеокүзәтү алып барыла. Өлкән яшьтәге һәм хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнгән гражданнарның тавыш бирү мөмкинлеген тәэмин итүгә дә аерым игътибар бирелә. Дамир Фәттахов сүзләренчә, сайлаулар барышында хәзергә хокук бозу очраклары теркәлмәгән.
Район башлыгы сайлауларда халыкның актив катнашуын соңгы еллардагы гомуми гражданлык активлыгы белән бәйләде. «Бу – миңа Бөгелмә районы башлыгы вазифасында эшләү ышанып тапшырылганнан бирле узучы икенче сайлаулар. Ике ел рәттән мин Бөгелмәлеләрнең сайлау процессына никадәр актив кушылуын күрәм. Дөресен әйткәндә, моны очраклы күренеш дип санамыйм», – диде Дамир Фәттахов. Аның сүзләренчә, район халкы шәһәр һәм район тормышында катнашуга, хакимият белән турыдан-туры аралашуга зур ихтыяҗ күрсәтә.
Бу аеруча гражданнарның мөрәҗәгатьләрендә, социаль челтәрләрдәге язылучыларның шәрехләмәләрендә, халык белән очрашуларда һәм тәкъдимнәрендә чагыла. «Без бер закончалыкны күрәбез: үзебез никадәр ачыграк эшләргә тырышабыз, конструктив сөйләшү өчен никадәр күбрәк мөмкинлек булдырабыз, халыктан кире элемтә дә шулкадәр күбәя. Кешеләр үзләренең сорауларын бирә, фикерләрен ачыктан-ачык әйтә һәм чишелеш тәкъдим итә алуларын аңлый», – дип билгеләп үтте район башлыгы.
Дамир Фәттахов сайлауларны да Бөгелмә халкының гражданлык активлыгын күрсәтүче мөһим формаларның берсе дип атады. Кичә Александр һәм Екатерина Левагиннар ЗАГСта никахларын теркәп чыкканнан соң туп-туры сайлау участогына килгәннәр. «Кешеләр шәһәрдә, республикда һәм илдә нәрсә булуына битараф түгел. Шуңа күрә Бөгелмәлеләрнең сайлаулардагы традицион югары активлыгы безнең өчен табигый күренеш», – диде ул.
Район җитәкчесе шулай ук сайлауларның өч көне дә оешкан төстә һәм уңай атмосферада узсын өчен шартлар тудырылуын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк