Логотип
Яңалыклар

Чиләбе бала тудыру йортында 30 ел элек баласы алыштырылган хатынга миллион сум түлиләр

Зоя Тугановага Чиләбе бала тудыру йортында 30 ел элек баласы алыштырылган өчен миллион сум түләячәкләр. Район судының әлеге карарын өлкән суды үзгәрешсез калдырган. Хатын-кыз суд аша компенсацияне 10 тапкырга арттырырга теләгән булган. Бу хакта ТАСС язмасында хәбәр ителә.

Туганова 1987 елда Чиләбе өлкә акушер гинекология хастаханәсендә кыз бала табуын, ә медикларның баланы башка кыз бала белән бутавын җиткергән. Ул бу проблеманы бала тудыру йортында ук чишәргә теләгән, әмма табиблар аңа бу синең балаң дип, сабыйны алырга мәҗбүр иткән.

Утыз елдан соң кыз үзе ДНК-тикшеренү үткән, һәм Зоя Туганованың шикләре тулысынча расланган.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/28/153261/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар