Логотип
Яңалыклар

Чемпионат вакытында Казанда дөнья рекорды куелачак

Казан халкы күрә инде – Чемпионатка тулы әзерлек бара безнең монда. Үзебез урнашкан «Татмедиа» бинасы янында җәүлеләр өчен бик матур итеп юллар салдылар. Зур парк булачак.
Бүген шушы уңайдан матбугат очрашуы да булып узды. Чемпионат көннәрендә матчлардан тыш тагын кайларга бара алачакбыз, безне нинди мәдәни чаралар көтә?

Чараларның иң зурысы – Җанатарлар фестивале. Ул Чемпионат башланган көнне, ягъни 14 июньдә Казансу ярындагы «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданда башланып, 15 июльдә генә төгәлләнәчәк.
Әлегә бу тирәләрдә кызу эш кайный, әйләнә-тирәне матурлыйлар, газон җәяләр, чәчәкләр утырталар... Иң зур эш – инженерлык инфраструктураларын яңарту эше инде төгәлләнгән Тулаем алганда, бу эшләрнең барчасына 139 миллион сум акча бирелгән булган. Аның 49 миллионы Бондаренко урамы белән Сибгат Хәким урамын тоташтыру өчен тотылган. Элек бу тирәләрдән машина белән түгел, җәяү үтеп йөрүе дә кыен иде, хәзер монда дүрт полосалы юл, тротуарлар.

Ә инде фестивальнең үзенә килсәк, ул айга якын төрле кызыклы чаралар, концерт-тамашалар, уеннар, мастер-класслар, викториналар белән үрелеп барачак. Фестиваль узган көннәрдә Татар дәүләт Җыр һәм бию ансамбленең чыгышын, Татарстан дәүләт Камера хорын, «Казан» бию ансамблен күрәчәкбез.

16 июньдә «Без җир балалары» дип аталган зур концерт булачак. 21 июньдә – заманча интернациональ татар музыкасы яңгыраячак. 23 июнь – Казанның ике мәйданында – Киров районында һәм Тынычлык бистәсендәге каенлыкта Сабан Туе гөрләсә, 25 июнь «Ишегалды футболы көне» дигән исем астында узачак.

Кайсы көнне булачагы әлегә билгеле түгел, Чемпионат узган көннәрне дөньядагы иң зур чәкчәкне пешереп, рекорд куярга җыеналар. Авырлыгы тонна ярым булачак, имеш.

15 июнь – фестивальнең тантаналы ябылган көне.
Матчларны да турыдан-туры трансляциядә шушыннан гына карау мөмкинлеге тудырылачак. Моның өчен ике урынга бик зур экраннар урнаштырылган.

Килгән кунакларга тамак ялгап алу өчен ресторан комплексы хезмәт күрсәтәчәк. Бу юлы хәләл ризыклар да җитәрлек күләмдә булыр дип ышандырдылар. Чиратлар булмаска тиеш, монда 36 касса эшләргә тиеш.

Кунакка килеп, ничек инде бер сувенирсыз да китәсең? Фестиваль мәйданында Татарстан, Казан, Чемпионат белән бәйле сувенирлар да сатылачак.

Чит илләрдән, шул исәптән мөселманнар илләреннән дә күп кунаклар киләсен истә тотып, бәдрәфләрдә җылы су һәм комганнар булдыру мәсьәләсе дә караласы икән.

Гаилә үзәгендәге мәйданнан тыш, бу көннәрдә башкалабызның Кремль янындагы яр буе, Горький паркы, Бауман урамы һәм «Соңгы миль» тирәләрендә дә бйәрәм чаралары узачак. 

Димәк, Welkome in Kazan – Казанда очрашырбыз! Килегез, бик күңелле булачак.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар