Логотип
Яңалыклар

​Чаллыда яшәү урыны булмаганнар да сайлауда катнаша ала

Андыйлар Орловка бистәсендәге участокта тавыш бирә ала.

Билгеле бер яшәү урыны булмаган затларга Чаллыда Орловка бистәсендәге медицина көллиятендә сайлау мөмкинчелеге тудырылды.

Сайлау көнендә Чаллыда булмаган кешеләр дә үз тавышларын бирә алачак. Аларга исәптән төшү турында таныклык бирелә. Аның буенча алар партия исемлеге бюллетене буенча сайлыйлар. Санаторий һәм хастаханәләрдә булучылар, гариза язып, якын булган сайлау участокларында үз тавышларын бирә алачаклар.

Сайлаучыларга ике – ак һәм яшел төстәге бюллетень тапшырыла. Агында 14 партия исемлеге язылган. Яшелендә – Яр Чаллы округыннан сайланучы 7 бермандатлы кандидатлар исемлеге. Бюллетеньнәр, фәкать, шәхесне раслаучы документ – паспорт белән генә бирелә.

Сайлау участоклары кичке сигезгә кадәр эшлиләр.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар