Чаллыда соңгы 20 елга беренче тапкыр мәктәп ачылды

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм мэр Наил Мәһдиев катнашты

Бүген, Белем көнендә, Чаллы шәһәрендә 20 елга беренче тапкыр яңа мәктәп ачылды. 30 нчы номерлы мәктәп 1200 укучыга исәпләп төзелгән. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Республика башлыгы олыларны һәм балаларны котлап, бу вакыйганың мөһимлеген билгеләп үтте. “Шәһәр елдан-ел үзгәрә, яңара. Бүген без Мәләкәс елгасы буенда булдык, йөзү буенча дөнья чемпионаты мирасы булган бассейнны ачабыз. Бу микрорайонда мәктәп төзү турында үтенеч булган иде. Федераль бюджет, республика һәм шәһәр бюджетлары ярдәме белән бу проект тормышка ашырылды. Мин сезнең барыгызны да Белем көне белән котлыйм. Чаллының белем бирү сыйфаты буенча республикада әйдәп баручылардан булуын беләбез. Бу традицияне сакларга кирәк”, - дип теләде Президент.

Яңа мәктәп Чаллының 35, 36, 37 нче комплекслары турысында урнашкан. Өч катлы мәктәпнең актлар залы, 270 урынга исәпләнгән ашханәсе, спорт-сәламәтләндерү комплексында 600 кв.м һәм 240 кв.м мәйданлы 2 спорт залы, тренажер һәм хореография заллары, бассейн бар.

Мәктәпне “Евростиль” ҖЧҖ компаниясе төзегән. Моның өчен республика бюджетыннан 500 млн сум акча бүлеп бирелгән. Төзелеш эшләре 2015 елда башланган булган.

Әлеге мәктәпкә директор итеп Алена Кәримова билгеләнгән. Моңа кадәр ул 2010 елдан бирле Чаллының 43 нче номерлы мәктәбе белән җитәкчелек иткән.
сылтама: http://tatar-inform.tatar/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5692
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2689
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4358
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2326
    0
    18
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1976
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек