Логотип
Яңалыклар

​Чаллы мэры Наил Мәһдиев сайлауда катнашты

Сәгать унга Чаллыда 12,15 процент кеше тавыш биргән.

Яр Чаллы Үзәк сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, көндезге сәгать унга инде 12,15 процент кеше тавыш биргән.

Чаллы хакиме Наил Мәһдиев үзенең гражданлык бурычын үтәргә Чаллының 23 нче мәктәбендә урнашкан 2176 участогына килде. “Сайлаулар – ул дәүләтебез тормышында иң мөһим чараларның берсе, чөнки ул безнең киләчәгебезне билгели, язмышыбызны хәл итә. Бу мөмкинлектән һәр сайлаучы файдаланырга тиеш. Сайлауларга битарафлык күрсәтмик”, – дип теләк-тәкъдимнәрен ирештерде Чаллы хакиме.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар