Логотип
Яңалыклар

Быелгы зур ифтарда яңалык бар

Рамазан ае иртәгә кояш баеганнан соң керә. 16 май – Рамазанның беренче көне.

Иртәнге 1 тулып 30 минутта сәхәрне тамам итеп, кичке 8 туларга 10 минут кала гына авыз ачачакбыз. Сәхәр вакыты көн саен икешәр минутка артка чигеп, авыз ачу вакыты икешәр минутка алга күчә бара.

Татарстан Диния нәзарәте быелга фитр һәм зәкят күләмен түбәндәгечә билгеләгән: фитр сәдакасы бер кешегә 100 сумнан 600 сумга кадәр. Мөмкинлеге булган кешегә чиге юк, күбрәк тә бирсә савап. Авыруы яки картлыгы сәбәпле (теләге булмыйча гына түгел!) ураза тота алмаган кешегә бер көнлек фидия хакы 200 сум. Фитр, фидия хаклары хөрмә, йөзем, бодай һәм арпа бәясеннән чыгып билгеләнә.

Ел дәвамында 210 мең сум акчасы булып, шул акча тотылмый ятса, ул акчадан зәкят түләнергә тиеш. Авыру, ятимнәрнең аның кадәр акчалары булса, аларның вәкилләре шул акчадан зәкят бирергә тиеш.

Ураза гаете 15 июньгә туры килә. Татарстанда рамазан аенда республика күләмендә зур итеп ифтар уздыру гадәткә керде. Быел ул алтынчы ел уздырыла.  Быелгысына  оештыручылар яңалык керткән: ифтар ирләр өчен аерым, хатын-кызлар өчен аерым узачак. 26 майда – ирләрнеке, 27 майда – хатын-кызларныкы. Быел ул Казанның Теннис академиясендә узачак. Барлыгы 10 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Ифтарга чакыру билетларын республика мәчетләре аша тараталар. Авыз ачу мәҗлесенә  мохтаҗлар, ятимнәр, гарипләр, күп балалы гаиләләр һәм төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр чакырулы. Һәр ике көндә дә кунакларга 300 ләп волонтер хезмәт күрсәтәчәк. Алар ифтар уздыру урыннарына иртән үк килеп, табыннар корачаклар. Араларныд ураза тотмаучылар булса, аларны кайнар ризык, чәй белән тәэмин итәчәкләр. Әлегә волонтерларны туплау бара, белешмәләрне Татарстан Диния нәзарәте сайтында һәм «Вконтакте»дагы сәхифәләреннән табарга була.

Мөфти Камил Сәмигуллинның барлык серләрне алдан ук чишәсе килмәсә дә, кунакларны пылау белән сыйлаячакларын белдек. Аны Туклану департаменты әзерлисе. Хатын-кызлар ифтарында авыз ачканчы мөселман модасы күрсәтеләчәк икән.
Шулай ук Камил хәзрәт халыкка мөрәҗәгать итеп, ураза, зәкят белән бәйле сорауларга dini.sorau@tatar.ru сайты аша җавап бирәчәген әйтте.

Рамазан аеның максаты ач тору түгел, ә җанны, уйларны, күңелне чистарту. Бу айда Коръән аятьләре күбрәк укыла, тәравих намазлары уза. Татарстанның 47 мәчетендә (аның 20 се Казанда) тулы Коръән чыгачаклар. Моның өчен Төркиядән 47 Коръән хафиз киләчәк. Кайбер мәчетләрдә төнлә кешеләрне өйләренә тарату өчен автобуслар да булыр, диделәр. Рамазан аенда «Такси-Рамазан» дип аталган такси хезмәте дә күрсәтеләчәк.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулкадәр күп акчаны Камил Самигуллин кая куярга җыена икән? Бу хәзрәт кенә түгел,чын олигарх икән.Элекке вакытта авыруларга ураза тотмаска була иде бернинди түләүсез.Руслар болай әйтә:жадность губит фраера.

    Хәзер укыйлар