Логотип
Яңалыклар

Быелгы «Татар җыры»ның төп интригасы, беренче «Алтын барс»лар кемнәргә тапшырылды

Казанда XXVI «Татар җыры» фестиваленең гала-концерты узды.

Фестивальнең йомгаклау концерты «Казан Экспо»ның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында узуы инде үзенә күрә бер традициягә әйләнде бугай. Килергә ерак дип тә, билетлар кыйммәт дип тә тормаганнар (быел билет бәяләре 3 меңнән башлана дигән мәгълүмат күзгә чалынган иде) – залда буш урыннар булмады диярлек. Тамашачыларны  Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Филүс Каһиров, Әнвәр Нургалиевларның чыгыш ясавы ымсындыргандыр, күрәсең. 

Соңгы көнгә кадәр «Татар җыры»нда Элвин Грейның катнашу-катнашмавы да үзенә күрә бер интрига тудырды. Исегездә булса, быел «Туган як» җыры өчен «Барс Медиа» белән аның арасында низаг чыккан иде бит. Ләкин шушы көннәрдә генә әлеге низаг дуслык килешүе белән тәмамланды, һәм чараны оештыручылар Элвинның «Татар җыры»нда һичшиксез катнашачагын белдерде. Чынлап та, ул сәхнәдә үзенең ике җырын башкарды. Тамашачы ул җырлар йә Салаватның «Уфтанма» дигән җыры, йә  шушы «Туган як» булыр дип көткән иде, ул исә «Роза гөлкәем» һәм «Ашкына гомер» дигән җырларны җырлады. 

Концертны «Барс Медиа» компанияләр төркеменең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев ачып җибәрде. «Һәр елны Яңа ел алдыннан Казанда матур җыр бәйрәме уза, бу инде традициягә керде», – дип, ул тамашачыларны тәбрикләде һәм сәхнәдән премияне беренче булып алырга җырчы, педагог Идрис Газиевны чакырды. Бу – Идрис Мөдәррисовичның беренче «Алтын барс»ы. Быел беренче «Алтын барс»ын алучылар арасында Алия Төхфәтуллина да бар (Алия Карачурина хәзер сәхнәдә ире Ришат Төхфәтуллин фамилиясе белән чыгыш ясый). 

«Алтын барс» премиясенең быелгы беренче лауреатлары – Татарстанның атказанган артисты Илнат Фәрхуллин, рэпер Нурминский һәм Шәрәпҗанга (Рамил Шәрәпов) тәүге сыннарны чара башланганчы ук Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов тапшырып куйган иде инде. Гомумән алганда, 26 ел эчендә «Алтын барс» сынына 7 меңнән артык җырчы лаек булган. 

Быел «Татар җыры»нда 40 лап артист, Татарстаннның музыка һәм бию коллективлары, иҗади берлекләр катнашты. Тантананың шәрәфле кунаклары итеп Татарстанның фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин, мәдәният министры Ирада Әюпова, Төркиянең генераль консулы Угур Йылмаз, Үзбәкстан консулы Нодирҗан Касимов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Иван Егоров, «Туган авылым» комплексы хуҗаларының берсе Радик Абдрахмановлар чакырылган. 

 


 

Галерея

Теги: мәдәният

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар