Логотип
Яңалыклар

Быелдан мәктәпләрдә «Киләчәккә билет» проекты эшли башлый

Бу хакта бүген һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылу тантанасы алдыннан «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узган матбугат очрашуында Россия хөкүмәте башлыгы урынбасары, WorldSkills чемпионатын оештыру комитеты рәисе Татьяна Голикова хәбәр итте.

Яңа уку елы башыннан илнең бар төбәкләрендәге мәктәпләрдә эшли башлаган проектның максаты: 6–11 нче сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү. 

«Киләчәккә билет» проектында катнашучылар тест узачак. Ул аларның нинди һөнәрләргә өстенлек бирүләрен һәм заманча перспектив тармаклар, кирәкле компетенцияләр турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен билгелиячәк. Сораштыру методикасы Россия тикшеренүчеләренең фәнни хезмәтләренә һәм WorldSkills Russia экспертлары практикасына нигезләнгән. Ул төрле яшьтәге балалар арасында сыналган инде.

Тестлар өч этапта үткәрелә. Аларның һәркайсы эзлекле рәвештә «Ничек аңлы рәвештә һөнәр сайларга?» , «Минем сәләтем нинди?», «Нинди өлкәләр миңа кызыклы һәм алар турында нәрсә беләм?» кебек сорауларга җавап бирергә ярдәм итәчәк. Тест нәтиҗәләре буенча укучыларга үсеше буенча киңәшләр, һөнәри траектория төзү буенча тәкъдимнәр биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар