Быел Казанда Татар яшьләре көннәрендә илнең төрле төбәкләреннән 150 ләп делегат көтелә

Быел Татар яшьләре көннәре 11-17 июль көннәрендә “Идел” яшьләр үзәге (Лаеш районы, Бор.Матюшино бистәсе) базасында узачак. Биредә Россия Федерациясе һәм чит илләрдән 150дән артык делегат катнашуы көтелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина хәбәр итте.

1990 елдан башлап әлеге чара Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен берләштерә. Ул яшьләрне милли-мәдәни яктан беләрштерү, эшлекле мөнәсәбәтләрне киңәйтү, яшьләр сәясәте, фән һәм мәгариф өлкәсендә мәгълүмат алышу, тәҗрибә уртаклашу, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту максатларын күздә тота.

Ләйсән Сафина искәрткәнчә, Татар яшьләре көннәрен оештыручылар – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге.

“Бүгенге көндә 26 нчы Татар яшьләре көннәрендә катнашуга кандидатлардан заявкалар кабул ителә, әлегә төгәл кайсы төбәкләрдән һәм күпмешәр урын бүлеп биреләчәген әйтә алмыйбыз. Программа әзерлек этабында”, - дип белдерде Ләйсән Сафина һәм кайсы төбәккә күпме квота каралуы төгәл июнь ахырында билгеле булачагын әйтте. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта яшьләрдән анкеталар кабул ителә. Татар яшьләре көннәре кысаларында яшьләр үзләре оештыра алырдай чараларның проектлары өйрәнелә. Квоталар күләме дә шуңа нигезләнәчәк.

Ләйсән Сафина, инде берничә ел дәвамында Татарстаннан читтәге төбәкләрдә яшәүче татар балалары һәм яшьләре өчен методик ярдәмлекләр чыгарыла, диде. Читтән яшәүче яшь милләттәшләребез даирәсендә үткәреп була торган чаралар турындагы бу китап Татар яшьләре көннәренә килгәннәргә таратылачак. “Методик кулланма ярдәмендә яшьләр дискуссион клуб, төрле уеннар, флеш-моблар форматындагы чараларны үзләрендә үткәрә алачак”, - диде ул. Мисал өчен, Әстерханда, Татарстанга нигезләнеп, Татар балалар лидеры мәктәбе эшләп килә. Екатеринбургта күп еллар элек “Татар килене” дигән махсус проект уйлап табылган. Соңрак ул берничә төбәктә гамәлгә ашырылган.

“Быелгы программа да кызыклы булыр, яшьләрнең яңа идеяләрен ишетербез дип өметләнәбез, - дип ышанычын белдерде Ләйсән Сафина. Быел да, гадәттәгечә, яшьләрне Казанның күркәм урыннарына, Болгарга экскурсияләргә алып бару планлаштырыла. - Татар яшьләре көннәре кысаларында кечкенә генә Сабан туе, “Татар кызы", “Татар егете”, “Танцпол йолдызы”, “Идел моңы” кебек конкурслар да узар дип өметләнәбез”, - диде Л. Сафина.

Башка елдагыча, Татар яшьләре көннәренең лидеры сайланачак. “Оештыру комитеты үз төбәгендә ел дәвамында актив эшләгән берничә кандидатураны тәкъдим итә. Татар яшьләре көннәрендә катнашучылар яшерен тавыш бирү юлы белән сайлый. Алдагы елларда 9-10 лап лидер барладык, былтыр лидер исеменә Сарытау өлкәсе Татар яшьләре иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Реналь Иксанов лаек булды”, - дип билгеләп узды Ләйсән Сафина.

чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5124
    0
    51
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4871
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2614
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3736
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6282
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек