Логотип
Яңалыклар

Бүген Казанда социаль ашханә ачылды

«Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фондының игелекле эшләре турында ишетмәгән кеше сирәктер. Бүген биредә тагын бер мөһим социаль проект тормышка ашырыла башлады – мохтаҗлар, инвалидлар, аз керемле гаиләләр өчен социаль ашханә ачылды.

"Ярдәм-Помощь" гомуммилли хәйрия фондының игелекле эшләре турында ишетмәгән кеше сирәктер. Бүген биредә тагын бер мөһим социаль проект тормышка ашырыла башлады –  мохтаҗлар, инвалидлар, аз керемле гаиләләр өчен социаль ашханә ачылды. Бу туклану үзәге модуль йортлар төзү юнәлешендә уңышлы эшләп килүче эшмәкәр Нияз Гәрәевнең шәхси инициативасы hәм спонсорлык ярдәме белән оештырылган. 

Бүгеннән ялгыз калган әби-бабайлар, инвалидлар, күп балалы гаиләләр монда килеп кайнар ризык белән туклана, ял итеп китә ала. Керү ирекле, документлар күрсәтергә кирәкми.
Үзәктә тору урыннары булмаган яклаусыз кешеләргә кунып китәргә барлык уңайлыклары булган аерым бүлмә дә бар. Ул  урын-җир әйберләре белән тулысынча тәэмин ителгән. 
Бүген бу яңалыкны ишетеп, Казанның төрле районнарыннан йөзләп мохтаҗ кеше Серов урамындагы 4 нче йорт янына җыелды. Киләчәктә дә биредә тукланып чыгарга теләүчеләр бихисап булыр дип фаразлана. Ләкин килүчеләрнең берсен дә кире бормаячаклар. 

2020 елда пандемия чорында «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды «Тормыш юлы» дип аталган социаль акция  башлап җибәргән иде. Ул бүгенге көнгә кадәр уңышлы гына эшләп килә. Фонд хезмәткәрләре, волонтерлар 300 кешегә ланч-бокслар тарата. «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов  киләчәктә бу эшне дәвам итәчәкләрен әйтте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар