Логотип
Яңалыклар

Буегыз озын, кулыгыз салкын икән, сезгә – күз табибына

Берүк курка күрмәгез, фәкать, табибларның күп еллык күзәтүләреннән чыгып, озын буйлы, ябык кешеләр, бигрәк тә кулы-аягы гел туңа торган да булса, глаукома чире белән ешрак авырыйлар икән. Глаукома – күз авыруы – бик куркыныч чирләрнең берсе. Кеше бөтенләй диярлек сукыраймый торып, аның белән чирләгәнен белмәскә дә мөмкин. Ул берничек тә борчымый, сызламый, авыртмый. Иң аянычы, бүгенге көнгә кадәр аны дәвалау чарасы уйлап табылмаган. Генетик бу чирне тагын да азудан авызлыклый торган дарулар гына бар. Республика клиник офтальмология хастаханәсенең баш табибы Амиров Айдар Наил улы әйтүенчә, кешеләрне инвалидлыкка китерүче чирлар арасында беренче урында глаукома тора. Россиядә аның белән 1250 700 кеше авырый, Татарстанда исә – 28 мең кеше. Авыручылар нигездә 55-60 яшьлек кешеләр. Әмма ул инде 40 яшьлекләрдә дә башлана, фәкать кеше аны үзе сизми генә. Генетик авыру булганлыктан, әлбәттә, иң беренче чиратта нәселендә глаукома белән чирләүчеләр булганда сак булырга киңәш ителә. Глаукоманың тагын бер мәкерле ягы – аны хәтта табибка да ачыклавы бик авыр. Моның өчен заманча махсус апапратура кирәк, кызганычка, ул барлык хастаханәләрдә дә юк.

Киләчәктә дөм сукыраймас өчен, глаукома белән авыручыларның үзләренә дә үҗәтрәк булырга кирәк. Авыруның азып китүенә юл куймас өчен, көн саен күзгә дару тамызырга кирәк булачак. Бу – бер ай яки бер ел гына түгел, гомер буе тамызып торуны сорый. Бер-ике ай дәвалангач, кешенең хәле яхшыруга таба бара, глаукоманың үсеше туктала, һәм ул даруларны кулланмый башлый. Республика клиник офтальмология хастаханәсенең глаукома кабинеты мөдире, югары категорияле күз табибе Зверева Ольга Германовна әйтүенчә, күпләрне үз сәламәтлеген кайгыртырга өйрәтәсе бар әле. Менә шуның өчен дә алар «Школа пациента» – «Пациент мәктәбе» дип аталган проект башлап җибәргәннәр. «Авыруларга бу чир турында барысын да ачыктан-ачык аңалатабыз, ничек итеп дәваланырга кирәген өйрәтәбез, тынычландырабыз. Һәм, беләсезме, мондый мәктәпнең файдасы бар», – ди ул.

Дөрестән дә, чирне вакытында ачыклап, тиешле дәвасын алучыларның 60 процентында глаукома алга таба азудан туктый, ди табиблар беравыздан.

Чирнең соңгы стадиягә җитеп, бөтенләй сукыр калганны көтмәскә, ә ел саен күз табибына күренеп торырга киңәш итә алар. 30 яшькә кадәр дүрт елга бер тапкыр, 40 яшькә кадәр ике елга бер тапкыр, аннары инде ел саен табиб тикшерүе узган кешеләрдә, чир вакытында ачыкланып, якты дөньяны күрү бәхетеннән мәхрүм калу куркынычы күп тапкырлар кими.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар