Логотип
Яңалыклар

Бөтен хикмәт антеннада-1

14 октябрьдә Татарстан Республикасында тапшырулар алып бару туктатыла. 20 федераль канал программаларын карауны дәвам итәр өчен цифралы эфир ТВга көйләнергә кирәк.

14 октябрьдә Татарстан Республикасында тапшырулар алып бару туктатыла. 20 федераль канал программаларын карауны дәвам итәр өчен цифралы эфир ТВга көйләнергә кирәк.

 

Сез аналог сигналны кабул итеп ала аласыз:

    • әгәр фдераль канал логотибы янында «А» хәрефе торса;

    • сездә каналлар 20 дән артык булмаса;

    • ТВ өчен абонент түләү булмаса

«Цифра»ны кабул итәр өчен DVB-Т2 стандартлы махсус приставка кирәге турында, мөгаен, ишеткәнсездер инде. Кабул итүче антеннаны дөрес сайлау шулай ук бик мөһим.

 

Антенна сайлау

 

Цифралы эфир сигналларын кабул итәр өчен бүлмә антеннасы йә тышкы антенна кирәк.Телебашняга якын яшәсәгез, зур булмаган бүлмә антеннасы да ярый. Андый антенна ярдәмендә авылда, дачада яки башка ерак урыннарда сыйфатлы сигналларны тоту җиңел түгел, гел барып чыкмаска да мөмкин. Бу очракта тышкы антенналар кую яхшырак. Алар бина эченә түгел, тәрәзә, балконнарның тышкы ягына урнаштырыла.

Антенна сайлаганда корылманың тыгызлыгы һәм ландшафт, ничәнче катта яшәвегез исәпкә алына. Антенна телебашняга никадәр якын булса, сигналларны кабул итү шулкадәр яхшырак.

 

Антенналарның гадиләре дә, көчәйткечлеләре дә була. Гади антенна телебашнядан ерак булмаган арада тоту өчен яхшы. Кабул ителәсе сигналга ул үз тавышларын кертми. Ләкин андый антенналарның мөмкинлеге чикләнгән. Әгәр сез телебашнядан ерак яшәсәгез, тирә-якта биек йортлар, агачлар күп булса, кыенлыклар туарга мөмкин.

Көчәйткечле антенналаркабул ителүче сигналларның сыйфатын яхшырта. Алар авыл җирләре өчен кулай.

 

Әгәр антенна цифралы эфир ТВны карар өчен генә кирәк булса, дециметрлы диапазондагы (ДМВ) антенналар да ярый. Аналоглы һәм цифралы сигналларны берьюлы кабул итәр өчен күп дулкынлы (всеволновая) антенна кирәк була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар