20 июньдә югары уку йортларына кабул итү кампаниясе башланды. Документларны 25 июльгә кадәр тапшырырга мөмкин. Ләкин һәр уку йортының үз эчке кагыйдәләренә дә игътибар итәргә кирәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында КФУда милли белгечләрне әзерләү турында сөйләделәр. Сүзне куанычлы яңалыктан башларга кирәк: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында быел бюджет урыннар саны арткан. «Быел бездә 567 бюджет урыны бар. Узган елгыдан 69 урынга күбрәк. Түләүле бүлекләргә укырга керүчеләрне дә исәпкә алганда, барлыгы 1339 укучыны кабул итәчәкбез. Ләкин чит илләрдән килгән студентлар өчен урыннар саны кимеде: алар 260 булачак. Шулай ук бакалавриат белән бергә магистратурага да урыннар саны артты», – диде Филология институты директоры Рәдиф Җамалетдинов. Шулай ук быел беренче тапкыр «Нәшрият эше» һәм «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлешләренә дә бюджет урыннары бүлеп бирелгән. Шулай ук филология институтында максатчан юнәлештә ике телле һәм күп телле укытучылар әзерләнә. Алар өчен 150 урын бүлеп бирелгән. «Бөтен җирдә «контракт буенча» дип язылса да, бу юнәлешкә кергән студентлар өчен акчаны республика түли. Моннан тыш, алар ай саен республика бюджетыннан 15 мең стипендия алачак. Бу урыннарга укырга керү өчен мәктәпләр, гимназияләр белән килешү төзергә кирәк. Диплом алгач, студентлар шул оешмаларда 5 ел эшләргә тиеш булалар», – дип сөйләде Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов. Статистика күрсәткәнчә, максатчан уку юнәлешен тәмамлаган студентлар 100 процент диярлек мәктәпләргә эшкә урнаша икән. Шулай ук бу институтта рәсем, музыка укытучыларын да әзерлиләр. Быел ике: «Музыка һәм инглиз теле укытучысы», «Рәсем һәм инглиз теле укытучысы» программасы буенча кабул итәчәкләр. Икесендә дә 24 шәр урын.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты алтынчы ел «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте өчен дә кадрлар әзерли. Бу юнәлештә дә бюджет урыннар бар. Ул шулай ук биредә «ТНВ», «Татарстан» телеканаллары һәм радиолар өчен дә белгечләр әзерләнә. «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең Филология институты белән бергә эшләве – бик зур, уңышлы проект. Безнең күп редакцияләрдә тулысы белән диярлек шушы юнәлештә белем алган кызлар-егетләр эшли. Филология – журналистиканың төп нигезе. Журналист булып эшләргә теләгән кеше туган телендә камил итеп яза да, сөйләшә дә, фикерен дә җиткерә белергә тиеш. Филология институтында моның өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Белем бирү эшендә «ТАТМЕДИА»ның алдынгы журналистлары да катнашып, журнналист һөнәренең барлык нечкәлекләренә өйрәтүе дә бик нәтиҗәле. Татар мохите булган җирдә яхшы, сыйфатлы журналистлар әзерләнә. Тагын шунысы бик куанычлы: студентлар безгә караганда да көчлерәк, өметлерәк, шундый милли җанлылар. Киләчәгебез өметле кулларда», – диде «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков.
Институтка укырга керү өчен документларны дүрт төрле ысул белән тапшырып була: «Госуслуги» порталындагы «Югары уку йортына онлайн керү» суперсервисы, КФУның «Студент булам» электрон-мәгълүмат системасы, югары уку йорты комиссиясенә документларны китереп биреп яки почта аша җибәреп. Эчке имтихан биреп керүче абитуриентлар 15 июльгә кадәр, БДИ нәтиҗәләре буенча гына керүчеләр 25 июльгә кадәр документларын тапшыра алалар, ә түләүле, нигездә, укырга керү өчен документларны тапшыру 11 августка кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк