«ӘБИЕБЕЗ ТӨНГЕ БЕРДӘ БЕР КАТ КҮЛМӘКЧӘН ЧЫГЫП КИТКӘН, АЛТЫНЧЫ КӨН ХӘБӘРЕ ЮК»

“Көннәр җылы торса да, көз бит, төннәр салкын. Әбиебезне уйлап, күзгә йокы керми”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә әбекәйнең оныгы Айсылу Миннебаева. 5 октябрь төнендә өйдән чыгып киткән әбидән бер хәбәр дә юк.
– Әби үзенең кызы, ягъни минем әни белән яши. Кичтән алар йокларга яталар. Әбидә бернинди сәерлек сизелми. Төнге берләр тирәсендә әни уянып китә. Бу вакытта әби утырып торган була. Хәер, аның шулай утырып йоклый торган гадәте дә бар иде. Әни аны урынына яткыра да, үзе дә йокыга тала. Әби исә шуны гына көтеп торгандай, бикле ишекләрне ачып, өйдән чыгып китә. Әбинең юклыгын әни таңда – иртәнге биштә генә күрә, – ди Айсылу.
Рафика әби гомере буе колхозда эшләгән. Озак еллар ферма мөдире вазыйфасын башкарган. 29 яшьтә тол калып, бердәнбер кызын берүзе аякка бастырган. 100не вакласа да, таза, нык әби була. Оныгы әйтүенчә, аңа 75 яшьтән күбрәкне биреп булмый.
– Бер ел элек әбинең хәтере чуалып китә башлады. Әмма озакка түгел, биш минуттан “кире кайта”. Кайвакытта минем белән дә чит кеше кебек сөйләшә. Аннары исә: “Әй, нәрсә сөйлим соң, Айсылу кызым бит инде” дип әйтеп куя.
Әбекәйне инде эзләмәгән җир калмаган. Бу эшкә кинологлар да җәлеп ителгән. Әмма әби бер җирдә дә юк.
– Кая булырга мөмкинлеген дә белмибез. Сорашмаган кеше калмады, туганнарыбыз да ут йотып тора. Әби соңгы арада күргән кешеләренә: “Мине Ульянга алып барыгыз әле” дип әйткәләгән. Анда ерак туганнарыбыз яши. Тик әби генә барып җитмәгән, – ди Айсылу уфтанып.
Рафика әби өйдән бер кат күлмәкчән чыгып китә. Шәмәхә төсле велюр күлмәк. Аның өстеннән бордо төсендәге җиңсез арка җылысы кигән булырга мөмкин. Оныгы сүзләренчә, бервакытта да яулыксыз йөрмәгән. Бу көнне дә башына ак яулык япкан булырга тиеш. Кулында бер тиен акчасы юк.
– Әби гомер буе авылда яшәде. Беркая да чыгып йөргәне булмады. Төнлә кая киткән, кай тарафка юл алган – берни белмибез. Алтынчы көн инде телефон шалтыраган саен хәбәр көтеп яшибез. Тик әбине беркем күрмәгән, – дип пошына Айсылу.
Әгәр әлеге фотодагы Рафика әби Фәтхуллина турында ни дә булса белсәгез, күрсәгез, 89370060040номеры буенча оныгы Айсылу Миннебаевага шалтыратуыгызны сорыйбыз.
чыганак: http://intertat.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.