Логотип
Яңалыклар

Бүгеннән Татарстанда короновирус белән бәйле чикләүләр гамәлгә керә. 

Республикада  «эшләми торган атна» башланды.  Нинди чикләүләр кертелә?

Республикада  «эшләми торган атна» башлана.  Нинди чикләүләр кертелә?

Татарстанда 30 октябрьдән 60+ яшьтәге гражданнар өчен мәҗбүри изоляция кертеләр. Соңгы ярты елда вакцинацияләнмәгән һәм коронавирус белән авырмаганнарга җәмәгать урыннарында йөрү тыела. QR-кодлары булганнарга бу  чикләү кагылмый. 

30 октябрьдән Татарстанда күңел ачу чаралары (шул исәптән балалар өчен), шулай ук башка массакүләм чаралар тыелган.

Даруханәләр һәм АЗС лардан тыш, барлык кибетләргә төнлә эшчәнлек алып барырга тыела. 

Биналарда күңел ачу үзәкләре һәм аттракционнар, компьютер клублары, боулинг-клублар, ломбардлар, күргәзмәләр-сату һәм ярминкәләр ябыла.


18 яшьтән кечерәкләргә ата-анасыннан башка сәүдә үзәкләренә йөрү тыела.

15 ноябрьдән театрлар, кинотеатрлар (кинозаллар), цирк, концерт заллары, рәсми физкультура, рәсми спорт, мәдәни чаралар өчен QR-кодлар кирәк булачак.

«Эшләми торган атна»да спорт үзәкләре, бассейннар һәм аквапарклар QR-кодлар белән килүчеләр өчен генә ачык булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар