Логотип
Яңалыклар

Бүген Вәсилә Фәттахованың вафатына 1 ел: БСТ каналы җырчының яңа клибын тәкъдим итә

Бүген - 26 гыйнвар көнне Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың арабыздан китүенә 1 ел тулды. Бер ел Вәсиләдән башка үтеп тә китте, ләкин югалту ачысы әле дә күңелләрне әрнетә...

Бүген БСТ каналы Вәсилә Фәттахованың яңа клибын тәкъдим итәчәк. Бу хакта канал социаль челтәрләрдәге рәсми төркемендә хәбәр итте.

 "Гомер буе көткән бәхетем" җырының клибы 2015 елның август-сентябрь айларында төшерелгән булган. Яңа роликны БСТ каналындагы , Уфа вакыты белән 20.00 сәгатьтә (Татарстанда 18.00 сәгатьтә) башланган "Телеүзәк" тапшыруында карарга була.

Җырның көен Оскар Усманов язган, шигырь авторы - Ләйлә Дәүләтова, режиссеры Азат Садыйков. БСТ каналы язуынча, бу җырны Вәсилә Фәттахова үзе бик яраткан һәм тамашачылар аның клибын да бик яратыр дип өмет иткән булган.

Бу көннәрдә татар һәм башкорт музыкаль телеканалларында Вәсиләгә багышланган тапшырулар, мәрхүмәнең истәлегенә куелган концертлар булачак. Вәсиләнең иҗатташ дуслары да җырчы белән бәйле булган якты хәтирәләре белән Интернет челтәрендә уртаклаша.

- Вәсилә белән 1997-1998 елларда ул институтка укырга керергә килгәч, Уфада таныштык. Таһир Нуриевич белән Айдар Галимов чибәр, матур тавышлы бэк-вокалист кирәк дип мөрәҗәгать иткәч, Вәсиләне тәкъдим иттем. Вәсиләгә бик җылы хисләр кичерәм. "Нигә язмыш шундый кырыс?" дигән сорау әле дә күңелемә тынычлык бирми. Үзенчәлекле тавышы белән Вәсилә беренче җыры белән үк тыңлаучыны үзенә гашыйк итә алды. Ул миңа авыр вакытларда терәк һәм киңәшче булды. Бүген дустымның каберенә чәчәкләр салырга барачакмын, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев.

Яраткан җырчыбыз Вәсилә Фәттахова 2016 елның 26 гыйнварында 36 яшендә, бала тапканнан соңгы килеп чыккан өзлегүдән вафат булды. Җырчының Кәрим һәм Камилә исемле балалары тормыш иптәше Илгиз Гәбдерәкыйпов тәрбиясендә үсә. Вәсилә безнең күңелләрдә шат һәм киң күңелле булып сакланачак. Урының оҗмах түрләрендә булсын, Вәсилә!

БСТ каналы җырчы турындагы истәлекләрдән торган махсус тапшыру да әзерли. Тапшыру 4 февральдә күрсәтеләчәк.

Эльвира ШАКИРОВА

cылтама: http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/64975-b%D2%AFgen-v%D3%99sil%D3%99-f%D3%99ttahovanyi%D2%A3-vafatyina-1-el-bst-kanalyi-%D2%97yirchyinyi%D2%A3-ya%D2%A3a-klibyin-t%D3%99kdim-it%D3%99.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар