«Татмедиа» акционерлар җәмгыятенең берьюлы 35 филиалы өр-яңа автомобильле булды.
Әйе, берьюлы 35 сөенче! Бүген Казанның Декабристлар урамыннан – «Татмедиа» акционерлар җәмгыяте яныннан үтеп киткән халык Сабантуй мәйданы кадәр халыкка, җыр-биюгә аптырагандыр, мөгаен. Ә бездә бәйрәм иде. Юк, беренче кар явуын бәйрәм итмәдек, коллегаларбызның – «Татмедиа» җәмгыяте филиалларының өр-яңа автомобильләргә ия булу сөенечен уртаклаштык. 35 автомобиль бит ул!!! 70 филиалның яртысы бүген үз шәһәр һәм районнарына яңа машиналарга утырып кайтып китте.
Ачкычларны филиал җитәкчеләренә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, «Татмедиа» акционерлар җәмгыятенең директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров тапшырды. «Моннан соң кешеләргә яңалыкларны тагын да тизрәк хәбәр итәрсез инде», – диде ул, үзенең котлау сүзен йомгаклап.
Коллегалар, яңа автомобильләрегезнең игелеген күрегез, котлыйбыз сезне!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк