Логотип
Яңалыклар

Бүген Россиядә бердәм тавыш бирү көне

13 сентябрьдә Россия территориясендә 10,7 меңнән артык сайлау кампаниясе һәм 83 төбәктә (Кабардин-Балкар Республикасы һәм Төньяк Осетия - Алания Республикасыннан тыш) референдум кампанияләре үткәрелә.
Россия субъектларының югары вазифаи затын сайлау РФның 21 субъектында узачак, шул исәптән Татарстанның күршеләре - Мари Эл һәм Чуашстанда. РФның 11 субъектында дәүләт хакимияте закон чыгару органнарына сайлаулар үтәчәк, 23 субъектта - җирле үзидарә вәкиллекле органнары, төбәкләрнең административ үзәкләре депутатларын сайлаулар. Татарстанда ТР Президентын һәм республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын сайлау башлана.

Татарстан Президенты вазифасына "Бердәм Россия", КПРФ, "Гадел Россия" һәм ЛДПР партияләреннән дүрт кандидат күрсәтелгән. Аларның барысы да тиешле документларны тапшырган, "муниципаль фильтр"ны узган. Аларның фамилияләре тавыш бирү бюллетеньнәрендә алфавит тәртибендә урнаштырылачак. Соңгы тапкыр республика Президентын туры сайлаулар 2001 елда үткәрелгән иде.

Муниципаль сайлаулар ике шәһәр округы - Казан һәм Чаллыда, 38 шәһәр җирлеге, 871 авыл җирлегендә үткәрелә. Кандидатларның күбесе депутатлыкка сәяси партияләр тарафыннан күрсәтелгән, үз-үзләрен күрсәтүчеләр - азрак.

Татарстанда 2802 сайлау участогы эшли, тагын 48е - вакытлы яшәү урыннарында. Сайлау участокларында тавыш бирү 7.00дән башлап 20.00гә кадәр үткәрелә.                         

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113472/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар