Логотип
Яңалыклар

Бүген бездә ике бәйрәм – Республика көне һәм юл ачу - Рөстәм Миңнеханов

Яңа юлдан беренче булып “Волгадорстрой” ҖЧҖнең махсус техникасына үтү насыйп булды

(Яшел Үзән, 30 август, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов - Яшел Үзәндә. Аларның бирегә килү максаты - тимер юл аша кичүне ачуда катнашу. Кичү исә тимер юлның өстеннән, ягъни поезд белән очрашмый гына үтә торган итеп салынган.

“Бүген бездә ике бәйрәм – Республика көне һәм юл ачу. Яшел Үзән өчен бу - күптән көтелгән объект. Безгә чишү өчен катлаулы инженерлык бурычлары куелган иде, чөнки шәһәрдә хәрәкәт итүгә бәйле проблемалар бар иде. Көненә уртача 11 сәгать буена тимер юл кичүе ябык торды. Хәзер исә мәсьәлә хәл ителде. Үзебезнең Горький тимер юлы филиалына һәм төзүчеләребезгә сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт әйтәсем килә”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

“Көн яңгырлы булуга карамастан, ә яңгыр – әйбәт фал, сезне котлыйсым килә. Бу юл Яшел Үзәндә гомер кичерүчеләр һәм шәһәр кунаклары өчен Республика көненә чып-чын бүләк булыр дип уйлыйм. Ул “бөке”ләрсез һәм нервыларны какшатмый гына бу шәһәрнең ике өлешен бербөтен итеп тоташтырды һәм, иң мөһиме, тимер юллар аша курынычсыз үтүне тәэмин итте. Бу шәһәр экологиясенә һәм биредә эшли торган предприятиеләрнең эксплуатациягә бәйле чыгымнарына уңай йогынты ясаячак”, - дип өстәде Максим Соколов.

Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм РФ Транспорт министрлыгы бүләкләре тапшырылганнан соң, яңа кичү буйлап транспорт өчен юл ачылды. Татарстан Президенты белән РФ транспорт министры тыю билгесен әйләндереп, автотранспорт агымына “яшел ут” бирде. Яңа юлдан беренче булып үтү “Волгадорстрой” ҖЧҖнең махсус техникасына насыйп булды.

сылтама - http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар