Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды үзенең эшен пленар утырыш белән дәвам итә. Съезд эшендә Татарстаннан – 106, Россиянең 73 төбәгеннән – 500, 41 ерак һәм якын чит илләрдән 250 делегат катнаша.
Делегатлар һәм кунаклар арасында таныш йөзләр байтак. Аларның күбесен безнең «Сөембикә» журналы укучылары да якыннан белә. Моның сере бик гади: төрле елларда журнал битләрендә бу милләттәшләребез турында язмалар дөнья күрде. Дөньяның төрле кыйтгаларыннан килгән замандашларыбызның байтагы журналыбызның беренче битләрен дә бизәде. Менә кемнәр алар:
Лена Колесникова – Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе;
Зәлия Ахунова – «Дуслык» Төбәк татар иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы рәисе урынбасары (Башкортстан);
Люция Вафина – «Ак калфак» ассоциациясе Срветы рәисе (Уфа);
Фәвия Сафиуллина – Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы рәисе урынбасары;
Венера Деникаева – Ульяновск өлкәсе Иске кулатка районы җитәкчесенең беренче урынбасары;
Алсу Сафина – Татарстанның халык артисты;
Камәрия Хәмидуллина – Казан шәһәренең Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия директоры;
Роза Хәбибуллина – Мәскәү шәһәренең 1186 номерлы М. Җәлил исемендәге мәктәп директоры;
Мөнирә Җумаева – Димитровград шәһәренең 22 номерлы Г. Тукай исемендәге мәктәп директоры.
Бу исемлекне әле бик озак дәвам итәргә була: Рамилә Садри (Австралия), Альбина Вәлиева (Болгария), Зилә Миргалиева (Монреаль)... Без аларның һәркайсы белән хәзер дә аралашып яшибез: татар милләте хакына башкарган бүгенге эшләреннән дә хәбәрдарбыз. Алар хакындагы язмаларның кайберләре белән сайтыбызның «
Милләттәш» сәхифәсеннән таныша аласыз.
Комментарий юк