Җәмәгать, бер дә сер түгел, һәр авылның үзе дине бар. Нигезе ислам аның, ә менә төрле йолаларны үтәүгә килгәндә, кем нинди үзгәреш кертә ала, кемнең нәрсәгә сүзе үтә – шул рәвешле үзгәртә.
Балага исем куштыру, никах укыту, җеназа озату, мәрхүм рухына Коръән укыту төрле җирдә төрлечә башкарыла. Һәм һәркем үзенекен дөрес дип саный. Шул сәбәпле төрле бәхәсләр туып кына тора. Бу хәл дин әһелләрен дә борчыган икән. Борчымый ни, гәҗит битләрендә дә кем генә нәрсә генә язмый. Берәүләр, мәет ашын уздыру дөрес, ди, берәүләр, юк, бу бидгать, ди. Аннары халыктан хатлар килә: «Без тәмам буталып беттек хәзер. Кайсысы дөрес була?» – дип, берәр хәзрәттән аңлатма бирүне сорыйлар. Инде моннан соң мондый буталчыклар булмаска тиеш.
Татарстан Республикасында «Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә» дигән документ үз көченә керде. Ул Татарстанда сөнни ислам традицияләрен саклау механизмын эшләтеп җибәрә. Нигезләмә киң катлауга барып җитмәстер, әмма муллалар аның белән таныштырылачак.
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтүенчә, алар Фәрит хәзрәт Сәлман белән 1998 елда мондый нигезләмә эшләгән булганнар, тик ул көн тәртибеннән төшеп калган. «Ул вакытта эшләгән булсак, бүген мондый каршылыклар чыкмый иде», – диде ул. Нигезләмәдә, әйткәнемчә, дини йолаларны үтәү тәртибе, хөкемнәре дәлилләп бирелгән.
«Нигезләмәдә язылган һәр нәрсәгә дәлилебез бар, – дип белдерде Булат хәзрәт Мөбарәков. – Аңа мөфти кул куйган, сораулар булса, кемгә мөрәҗәгать итәсе билгеле. Нигезләмәдә көндәлек тормышка караган күп кенә үзгәрешләр бар. Иң әһәмиятле йолаларны билгели торган хөкемнәрне тәртипкә салдык. Болар: җеназа, ураза, зәкят, корбан, никах һәм башка шундый көнкүрештә очраучы гамәлләргә кагылышлы кагыйдәләр».
Инде бая телгә алган мәет ашлары турындагысын гына әйтеп үтик, Хәнәфи мәзһәбендә халыкның дингә каршы килмәгән йолалары тыелмый. Шул исәптән мәетләрне искә алу да, дип белдерде Җәлил хәзрәт.
Нигезләмәне 3 көн буена һәр мөхтәсибнең фикерен тыңлап, тикшереп кабул иткәннәр, баш казый аны зур документ булды дип бәяли.
«Ник дини китаплар бастырылганчы тикшерелми, диләр иде. Элек динне яхшы белгән кешеләр аз иде, – ди Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин. – Безгә таянып эшли торган берәр документ булсын иде, диләр иде имамнар. Нигезләмәнең 1 нче редакциясе үз вакытында мөһим роль уйнады. Монысын тагын да камилләштердек, ул бүгенге ихтыяҗларга туры килә», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк