Тинчурин театры үзе өчен махсус язылган яңа әсәр – «Хыялга бер адым» пьесасы буенча спектакль чыгара. Ул татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринга багышланган. Бу уңайдан матбугат очрашуы үткәрде.
«Сәйяр» труппасы актрисасы Кәрим Тинчурин хатыны Заһидә Тинчурина истәлекләрен үз заманында язучы Рабит Батулла язып алып «Җимерелгән бәхет» әсәрен яза. Әлеге истәлекләргә нигезләнеп язучы Рөстәм Галиуллин театр өчен махсус пьеса яза.
Драматург тормышында булган хәл тасвирлана әсәрдә. 1921 нче еллар. Идел буенда ачлык. Тинчурин труппаны алып Ташкентка чыгып китә. Ташкентка барганда Кәрим Тинчурин «Хыялга бер адым» исемле пьеса яза һәм аны поездда ук куя. «Кешене хыял яшәтә», – дип әйтә ул хатынына. Тинчурин театры режиссеры Туфан Имаметдинов драматург ул чакта артистларны Ташкентка алып чыгып китеп, аларны ачтан үлүдән, татар труппасының юкка чыгуыннан саклап калган, театр өчен кыйммәте шунда дип әйтә. «Гомумән, ул чор белән хәзерге чорның тәңгәллеге бар. Нәкъ шул чорда яшәмибез микән? Без дә ике юл чатында: яңа чорда ничек яшәргә һәм ничек үз-үзеңне югалтмаска? Безне коткару юлы кайда: алдамы, артта калдымы? Менә шул сорауларга җавап эзләдек», – ди режиссер.
«Кәрим Тинчурин исемен йөртәбез икән, безнең репертуарда аның турындагы төрле формадагы әсәрләр булырга тиеш», – диде театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов. Кәрим Тинчурин ролендә Артем Пискунов уйнаячак.
Рабит Батулла театрга моннан 10–15 ел элек нигезендә шушы вакыйга яткан пьеса алып килгән булган инде. Рабит ага әйтүенчә, театр папкасында Тинчуринның хатыны, морза кызы Заһидәгә багышланган әсәр дә ята. Бәлки, әле киләчәктә Заһидә турында да спектакль чыгар. Режиссер Кәрим белән Заһидәне бербөтен итеп карыйм дисә дә. Рабит ага шулай ук Тинчурин премиясен булдыру кирәклеген дә күтәреп чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк