«Сөембикә» журналы редакциясе бүген кунак кабул итте. Кунагыбыз Төркия Республикасының Татарстан Республикасындагы генконсулы Турхан Дилмачның җәмәгате Анна Сергеевна Дилмач ханым иде.
Бу яшь һәм гүзәл ханым журнал хезмәткәрләрен иң әүвәле тышкы матурлыгы белән сокландырды. Аннары аның үз-үзен ипле тотышы, зәвыгы һәм культурасы әсир итте. Сөйләшү нигездә өч милләткә хас гаилә менталитетын чагыштыру тирәсендәрәк барды. Чөнки Анна Сергеевна Бишкәк шәһәрендә туып-сеп төрек егетенә кияүгә чыгып, аның белән Европаның берничә илендә яшәп алырга өлгергән кеше буларак бик күп нечкәлекләрне белә. Үзе дә ике угыл, бер кызның анасы. Төрек кайнанасы белән бик тату һәм матур итеп яшәп калган, инде үз әти-әнисенең төрек кияләре белән аңлашып гомер кичерүенә шаһит. Алар гаиләсендә Ислам дине белән Христиан дине килешеп яши. Ике халыкның һәм дини, һәм милли бәйрәмнәре бердәй билгеләп үтелә.
Чәй янындагы сөйләшүдә шулар хакында бк җанлы сөйләшү булды.
Тулырак язманы «Сөембикә» журналыннан укырсыз.
Комментарий юк