Логотип
Яңалыклар

«Без гражданлык бурычыбызны үтәдек»: «Татарстан әтиләре берлеге» рәисе Гадел Заһретдинов улы белән бергә тавыш бирде

Казанның 107 нче гимназиясендә сайлау участогына «Татарстан әтиләре берлеге» рәисе Гадел Заһретдинов улы белән бергә килде. Бу көннәрдә Зәһретдиновлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган – өченчегә кызлары туган.

Россия Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирүнең соңгы көнендә Татарстан Республикасы «Әтиләр берлеге» рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Гадел Заһретдинов Казанның 107 нче гимназиясендә урнашкан сайлау участогына улы белән бергә килде.

Заһретдиновлар гаиләсе өчен бу көннәр аеруча мәшәкатьле һәм истәлекле булган. Тавыш бирү алдыннан гына алар бала тудыру йортыннан гаиләнең иң кадерле «кызларын» – әнине һәм яңа туган кызларын алып кайткан. Шулай итеп, гаиләдә хәзер ике ул һәм бер кыз үсеп килә. Заһретдиновлар рәсми рәвештә күпбалалы гаилә статусына ия булды.

Күпбалалы гаиләләр өчен бердәм федераль статус һәм социаль ярдәм чаралары Россия Президентының 2024 елның 23 гыйнварындагы 63 нче номерлы «Күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында»гы Указы белән беркетелгән. Әлеге статус гаиләләргә яшәү төбәгенә карамастан, федераль дәрәҗәдә билгеләнгән ярдәм чараларыннан файдалану мөмкинлеге бирә.

– Өч көн тавыш бирү мөмкинлеге булуы бик уңайлы булды. Без барысына да өлгердек: өйдә кызларыбызны каршы алдык, аннары сайлау участогына да килдек, – дип сөйләде Гадел Заһретдинов.

Сайлау участогына килүчеләрне 107 нче гимназия директоры Анастасия Сергеевна каршы алды һәм участокның эшчәнлеге белән таныштырды.

Гадел Заһретдинов сүзләренчә, участокта мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен дә тиешле шартлар тудырылган. Бинага керү юлында пандус бар, ә кирәк булган очракта участок хезмәткәрләре сайлаучыга тавыш бирү кабинасына кадәр барып җитәргә ярдәм итә.

«Татарстан әтиләре берлеге» рәисе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы буларак, Гадел Заһретдинов сайлау алдыннан җәмәгатьчелек вәкилләре тарафыннан башкарылган эшкә дә игътибар итте. Республикадагы сайлау участокларында тавыш бирү барышын күзәтү өчен бәйсез җәмәгать күзәтүчеләре әзерләнгән.

– Минем өчен сайлаулар календарьдагы чираттагы дата гына түгел, ә һәр гражданинның чын гражданлык бурычы. Без – үз илен яраткан кешеләр. Илнең киләчәген формалаштыруда үзебез дә катнашырга тиеш, – дип ассызыклады Гадел Заһретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар