Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 26 майда укыла

Бүген Казанда Татарстан Республикасы мөселманнарының чираттагы Пленум утырышы булды.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы мөселманнарының чираттагы Пленум утырышы булды. Пленумга республиканың барлык 48 имам-мөхтәсибе, казыйлар, дини уку йортлары һәм мөселман оешмалар җитәкчеләре җыелды, дип хәбәр итә Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Көн тәртибендәге сораулар булып, мөфтиятнең президиум әгъзаларын, Голәмәләр шурасы, Казыйлар Шурасы һәм Аксакаллар шурасының составларын һәм рәисләрен сайлау торды. Мөфти Камил Сәмигуллин үткән Корылтайда имамнар тарафыннан үзенә белдергән ышанычлары өчен рәхмәт әйтте һәм яңа урынбасарлары белән таныштырды.
"Алдагы дүртьеллыкта безнең алда түбәндәге төп максатлар тора: Хәнәфи мәзһәбен саклау, татар дини мирасны торгызу һәм үстерү, дин әһелләренең җәмгыятьтәге абруен күтәрү һәм традицион Исламның асыл кыйммәтләрен пропагандалау, – дип искәртте Камил хәзрәт үзенең чыгышында. – Шушы бурычларны башкарып чыгару өчен бездән, иң әүвәл, үзара килешеп һәм киңәшләшеп эшләү таләп ителә. Профессионализм тугрылык белән янәшәдә барганда гына үзенең иң югары дәрәҗәсенә җитә ала. Дингә, өммәткә, милләткә, ватанга карата тугры булып, чиста вөҗдан белән, бергә эшләргә язсын иде! Шушы Пленумда көчле, җаваплы һәм бердәм команда тупланыр дип өметләнеп калыйк".
Ачык сайлау нәтиҗәсендә, Татарстан мөселманнарның Диния Нәзарәте Президиумына 15 әгъза билгеләнде. Алар арасында: Камил хәзрәт Сәмигуллин, Рөстәм хәзрәт Вәлиулин, Җәлил хәзрәт Фазлыев, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Мансур Җәләлетдин, Әлфәс Гайфуллин, Илфар Хәсәнов, Айрат Әюпов, Илдар Баязитов һәм башкалар бар. Пленум утырышында шулай ук Голәмәләр, Казыйлар һәм Аксакаллар Шураларының яңартылган составлары кабул ителде.
Моннан тыш, Пленумда Рамазан тәртипләре турында хәбәр иттеләр: агымдагы елда ул 27 майда башлана. Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 26 майда укыла. 25 июньдә – гает көне. Фидия сәдакасы - 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме - 198 000 сум. Фитыр сәдакасы – 100 сум.
Пленумда шулай ук мәчетләрне һәм зиратларны теркәү, уку йортларына абитуриентлар туплау кебек мәсьәләләр дә каралды.
сылтама: http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/10/140324/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.