Беренче «КАРАШ» инсценировка мәктәбе

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры беренче мәртәбә инсценировка мәктәбе оештыра. Яшь авторларны татар классик әдәбиятына бүгенге күзлектән яңача КАРАШ ташларга чакырабыз, балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә яңа драматургия әсәрләре булдыруны максат итеп куябыз!
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова (Янсуар):
«Кариев театры, яшь тамашачы театры буларак, балалар һәм үсмерләр өчен тәгаенләп иҗат ителгән драматургиягә бик мохтаҗ. Аннан да бигрәк – милли сәхнә өчен мәктәп дәреслекләренә кергән классик прозага инсценировка ясый алырдай, режиссер белән бергә иңгә-иң торып эшли алырдай яшь драматургларга.
Классика белән эшләү зур потенциал һәм сәләт кенә түгел, ә сабырлык, үҗәтлек, бай эрудиция дә сорый. Һәр драматург та балалар өчен язарга, нәни аудиториянең үзенчәлекләрен өйрәнергә атлыгып тормый...
Бу – бер безнең генә дә проблемабыз түгел, ә, гомумән, милли театрларга хас күренеш дип беләбез. Әлбәттә, рус телле театрлар алдында мондый мәсьәлә кискен тормый.
Бәлки, бу проект беренче елларында ук үз нәтиҗәләрен бирмәс, без өр-яңа исемнәр ача да алмабыз (андый шик бар), әмма аның программасын узган авторлар, нәрсә генә булмасын, драма язу кануннарын үзләштерәчәк. Бәлки, алар киләчәктә театрга килерләр...
Ә инде Яшь тамашачы театры белән эшли алырдай яңа авторлар барлый, аларга бушлай нәрсә дә булса өйрәтә алабыз икән, димәк, без үзебез өчен дә, башка милли театрлар өчен дә потенциаль кадрлар үстерәбез дигән сүз. Уздырып карамый торып, булдыра алабызмы, юкмы икәнен әйтеп булмый. Журналистлардан мәгълүмати ярдәм бу эштә бик кирәк».
Мәктәпнең кураторы – драматург, язучы, сценарист, педагог, олылар һәм балалар өчен күпсанлы драматургия лабораторияләре җитәкчесе Анастасия Букреева.
Белешмә:
Анастасия Букреева Россия дәүләт сәхнә сәнгате институтында «Театр сәнгате» юнәлеше буенча магистратура тәмамлаган (Валерий Фокин, Марат Гацалов курсы, кураторы Наталья Скороход). 2012 елда «Игнат» дип аталган беренче пьесасы Омск академия драма театры каршындагы заманча драматургия халыкара лабораториясенең шорт-листына керә. Аннан соңгы елларда – драматургия буенча мәртәбәле конкурс һәм фестивальләрнең финалисты һәм лауреаты. 2017 елда «Кульминация» заманча драматургия конкурсында «Ганди молчал по субботам» пьесасы, Дмитрий Даниловның «Человек из Подольска» һәм Андрей Ивановның «С училища» пьесалары белән беррәттән, «Ел пьесасы» дип табыла. 2021 елда шул ук бәйгедә «Черная пурга» пьесасы беренче өчлеккә керә. Пьесалары һәм инсценировкалары буенча 40 тан күбрәк спектакль хәзерге вакытта Россия һәм чит ил театрларында бара.
Мәктәп эшчәнлеге берничә этаптан торачак. 12-18 июньдә узачак беренче этапка катнашучылар Экспертлар советы тарафыннан гариза һәм эссе нигезендә сайлап алыначак. 18 яше тулган авторлар karash_kariev@mail.ru почтасына анкета-гариза формасында үзләре турында мәгълүмат җибәрергә тиеш. Анкета Мәктәпнең нигезләмәсендә Кушымта булып бара, нигезләмәне беркетәбез. Гаризалар 5 июньгә кадәр кабул ителә.
Беренче этап драматургия теориясенә һәм нигезләренә багышлана. Катнашучылар теорияне махсус биремнәр һәм мөстәкыйль эшләр белән ныгытып барачак.
Икенче этапта катнашучылар һәм финалистлар бу елның көзендә билгеләнә. Алар Анастасия Букреева җитәкчелегендә классик әсәр белән эшләячәк. Нинди әсәрнең сайлануы инсценировка мәктәбенең барышында билгеле булачак.
Мәктәп эшчәнлеге ике телдә (татар һәм рус телләрендә) алып барылачак. Кариев театры финалга үткән инсценировкаларны үз сәхнәсендә куярга да, башка театрларга тәкъдим итәргә дә хокуклы.
«КАРАШ» инсценировка мәктәбе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.
Бу мәгълүматны һәм «КАРАШ» инсценировка мәктәбенең нигезләмәсен үзегезнең матбугат чарасында һәм электрон платформаларда бастырып чыгарсагыз, бик рәхмәтле булыр идек. Нигезләмәне документ форматында да, шулай ук сылтама рәвешендә дә беркетәбез: https://tat.karievteatr.ru/karash.
Бөтен сорауларны әдәби бүлек мөдире Ләйсән Фаяз кызы Алексеевага юлларга була: l_faizova@list.ru.
Элемтә өчен матбугат үзәге белгече телефоны: 8 906 116 34 20 (Эльгина Мөхәмәтдинова).
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
26 сентябрь 2023 - 18:55Без имениКырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы?
-
26 сентябрь 2023 - 16:03Без имениШушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 14:43Без имениШуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 07:52Без имениЭй ходаем шул хадарем итеп язылган.Оласаем куз алдына килде.Җиңги
-
25 сентябрь 2023 - 19:24Без имениНиках ул дини йола туглмени? Анда ничек жырлап биеп йорергэ момкин икэн сон?Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.