Бердәм тавыш бирү көне: беренче нәтиҗәләр билгеле

«Бердәм Россия» партиясе 22 майда үткәрә торган Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстандагы 560 исәпләү участогында 5 мең кеше эшли.
Билгеле булганча, безнең республикада алдан тавыш бирүдә 58 кандидатлыкка кандидат катнаша. Көн дәвамында исәпләү участокларында 27 кандидатның күзәтүчеләре дә эшли. Алдан тавыш бирүгә нәтиҗә чыгару өчен сайлаучыларның 15 проценты тавыш бирүе җитә. Шул сәбәпле, федераль оештыру комитетыннан Татарстанга 444 мең данә генә бюллетень кайтарылган иде.
Алдан тавыш бирү буенча Татарстан төбәк исәпләү комиссиясе рәисе Елена Григорьева хәбәр иткәнчә, 22 майда иртәнге сәгать 10га җыелган мәгълүматларга караганда, республикада инде 123 964 сайлаучы тавыш биргән. Бу – 4,23 процент дигән сүз.
Сайлаучыларны иң күп кабул итүче – Казан: башкалада 3,95 процент, ягъни 35 677 кеше тавыш бирергә өлгергән. Шулай ук башка шәһәр һәм районнар да активлык күрсәтә. Әйтик, Чаллыда 2,93 процент – 11 717 сайлаучы исәпләү участогына килгән. Муниципаль районнардан алдынгылар рәтендә Чирмешән – 9,6 процент, Яңа Чишмә – 9,50 процент, Кайбыч – 8,82 процент, Биектау – 8,97 процент, Әлки – 8,65 процент һ.б.
Иртәнге сәгать 8дә ачылган исәпләү участоклары кичке 8дә ябылачак. Тавыш бирүнең барышы белән көн дәвамында Татарстан төбәк исәпләү комиссиясе таныштырып торачак. «Бюллетеньнәр җитмәсә, кешеләргә исәпләү участогына килгән өчен рәхмәт әйтеп, махсус анкеталар тутырырга тәкъдим ителәчәк. Ул анкеталар тавышларны санаганда исәпкә алынмаса да, алдан тавыш бирүнең колачлыгын күзалларга ярдәм итәчәк», – ди Елена Григорьева.
http://intertat.ru/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.