Руль артында йоклап китеп һаләкәткә очраулар ешайган. Алда җәй. Җылы якларга ял итәргә машиналар белән баручылар юлга чыгачак. Күңелле ялның фаҗига белән тәмамлануы да мөмкин. Юлга җыенганда бу хакта онытмаска киңәш итә Р ның эчке эшләр министрлыгы Дәүләтавтоинспекциясе идарәсе. Республикада юл һаләкәтләре саны кимүгә карамастан, аларның нәтиҗәләре катлаулырак була бара.
Оператив мәгълүматларга караганда, 21 апрельгә республикада 716 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 85 кеше һәлак булган, 867 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган. «Соңгы өч елда республикада юл һәлакәтләренең авыр нәтиҗәләре, аеруча үлем очраклары арту күзәтелә», – дип хәбәр итте матбугат очрашуында Дәүләтавтоинспекциясе идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча үтәүче Айрат Сәмигуллин.
Апрель аенда республика юлларында зур резонанс тудырган ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 11 апрельдә Әлки районында булган фаҗигадә биш кеше һәлак була. «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе руль артында йоклап киткән. Машинада дүрт кеше булган — алар төнге балык тотудан кайтып килгән. Фаҗига нәтиҗәсендә автомобильдәге барлык кешеләр, шулай ук трактор йөртүчесе дә һәлак булган.
Икене фаҗига 16 апрельдә М-12 трассасында, Казан юнәлешендә теркәлгән. «Hyundai» автомобиле йөртүчесе, якынча 1000 чакрым ял итмичә барганнан соң, йоклап китә һәм алдан барган «Газель»гә килеп бәрелә. Бәрелеш шулкадәр көчле була ки, җиңел машина тулысынча диярлек йөк машинасы астына кереп кала. Нәтиҗәдә, машинадагы барлык кешеләр — йөртүче һәм пассажирлар — һәлак була.
Белгечләр фикеренчә, әлеге фаҗигаләрнең төп сәбәбе – йөртүчеләрнең ару халәтендә транспорт белән идарә итүе. Күпләр ял итү кагыйдәләрен санга сукмый, бу исә төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерә.
Җәйге чор башлану белән юлларда хәрәкәт тагын да артачак. Бу вакытта «ял миграциясе» күзәтелә: кешеләр күпләп көньяк төбәкләргә юл тота. Шул сәбәпле, юлларда аварияләр саны да арта. Шуңа бәйле рәвештә, Дәүләтавтоинспекциясе идарәсехезмәткәрләре машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм вакытында ял итәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк