Логотип
Яңалыклар

Башладык!

Бүген иртәнге сигез тулу белән ил тормышында мөһим вакыйга – президент сайлаулары башланып китте. Быелгы сайлау процессында шактый гына яңалыклар да бар. Аның иң беренче һәм иң мөһиме – сайлау процессын башыннан ахырына кадәр иҗтимагый оешмалар күзәтеп торды. Закон проектына әлеге төзәтмә узган елның декабрь аенда кертелгән. Татарстан Иҗтимагый Палатасы рәисе Анатолий Фомин белдерүенчә, бу бик җитди яңалык. Иҗтимагый палаталар өстендә сайлау алды компанияләренең эш барышын гына күзәтү түгел, ә сайлау барышының дөреслеген тәэмин итәчәк күзәтүчеләр әзерләү дә йөкләнелгән булган. Татарстан үз чиратында 3 меңгә якын күзәтүче әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар