Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә 23 яшьлек кыз үлгән, дип хәбәр итә «Вести KAMAЗА» сайты.
Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Туймазы районының «Бишкурай – Аднагул – Яңа Бишенде» трассасының 23 нче чакрымында була. 31 яшьлек Нижневартовск кешесе, «Ниссан» автомобиле белән каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, «Лада Самара» машинасы белән бәрелешә. Икенче автомобильнең руль артында Туктагол авылында яшәүче 23 яшьлек кыз утырган була.
Һәлакәт аркасында, кыз урында ук үлә. Билгеле булганча, кызның чәчтарашханәдән үзенең туена кайтып килеше булган. Юл-транспорт һәлакәтендә шулай ук аның белән булган 26 яшьлек пассажир хатын-кыз һәм «Ниссан» йөртүчесе белән аның пассажиры да зыян күрә. Һәлакәттә зыян күрүчеләрнең өчесе дә хастаханәгә озатылган.
чыганак:
http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/06/145838/
Комментарий юк