30 август көнне Казанның Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда ачык һавадагы «Казан көзе» («Казанская осень») опера фестивале узачак. Аны Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры оештыра.
Быел, аның чакыруы буенча, 65нче Женева халыкара музыка конкурсы җиңүчесе, опера җырчысы Полина Пастирчак, Мария театры солисты Сергей Скороходов, Зур театр солисты Андрей Жилиховский Казанда чыгыш ясаячаклар. «Казан көзе» программасына Кальман, Легар, Штраус, Лоу оперетталарыннан өзекләр яңгыраячак.
Әлеге чара быел 5 нче тапкыр уздырылачак. «Казан көзе» фестивале ярдәмендә Татарстан башкаласы тамашачысы Любовь Казарновская, Леонардо Граменья, Роберто Аланья, Венера Гыймадиева, Дмитрий Хворостовский, Симона Кермес кебек артистларның чыгышларын тамаша кыла алган иде. Шулай ук тамашачыларга «Алтынчәч» һәм «Ак бүре» опералары тәкъдим ителде. 4 ел эчендә концертта 60 меңләп тамашачы булырга өлгергән, дип хәбәр итә оркестрның матбугат хезмәте.
сылтама:
http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/11/112359/
Комментарий юк