Барыбызны куркуга салган җинаятьләр: Казанда мәктәптә укучы кызларга һөҗүм итү турында нәрсәләр мәгълүм

Казан мәктәпләренең берсендә икенче сыйныфта укучы кызга карата җенси характердагы көч кулланган ир-ат турындагы мәгълүмат ата-аналарга мессенджерлар аша 12 декабрь көнне иртән барып ирешә.
Хәбәрдә күрсәтелгәнчә, алдагы көнне, 16:00 сәгать тирәсендә, билгесез ир-ат Авиатөзелеш районындагы мәктәптә укучы сигез яшьлек кызны алып китә һәм Побежимов урамындагы бер йортның чормасына алып керә. 

Хәбәрдә: "Ул кызны көчләргә теләгән, күрәсең, аңа кемдер комачаулаган. Хәзер аны полиция һәм волонтерлар эзли. Балаларны һәм ата-аналарны кисәтегез», - дип язылган була. 



Көчләүдә шикләнүченең фотороботы эшләнә һәм ориентировка таратыла. Ир-атның билгеләре: буе 155-165 сантиметр, 20-25 яшь. Караңгы төстәге, биленә кадәр төшеп торган куртка, кара свитер, караңгы зәңгәр төстәге джинс чалбар кигән. Кулларында көрән төстәге перчаткалар, аягында кара ботинка.

Гаепләнүченең иң күзгә ташланып торган киеме - башлыгы була: ак сызыклы, сул колак астында бөркет рәсеме төшкән. 



Хат тексты белән күзәтү камераларыннан алынган видеоязмалар да пәйда була. Видеолардан күренгәнчә, ир-ат мәктәп янында кызларны күзәтеп йөри. Үзе телефоннан сөйләшә, башына шул рәсем төшерелгән башлык кигән була. 

Ә икенче бер видеода ир-ат кечкенә кызны җитәкләп, аны юл аркылы чыгара. Юлны чыкканнан соң, ир-ат кызны җибәрә, ә кыз аның артыннан бара. 

 "14 яше тулмаганнарга карата сексуаль характерда көч куллану" маддәсе нигезендә җинаять эше ачыла. Шикләнүчене бөтен Казан буенча эзлиләр.
  


12 декабрь көнне кич социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда фото тарала: анда Яңа Савин районындагы бер йорт подъездындагы баскычта йоклап яткан ир-ат сурәте була, аның янында спиртлы эчемлектән бушаган шешә һәм ирнең башында бөркет рәсемле башлык була. Аны патруль-сак хезмәткәрләре таба. 

Соңрак исә полиция участогыннан фотолар барлыкка килә. Ир-атның Авиатөзелеш районында яшәүче 29 яшьлек Гадел Шәрәфиев икәнлеге билгеле була. Кич аннан сорау алалар һәм полиграфта тикшерәләр. 



14 декабрь иртәсендә Яңа Савин районы судында кулга алынган иргә карата җәза бирү турындагы документлар алына. Көннең икенче яртысында Шәрәфиевне штат киемендәге өч оператив хезмәткәр судка алып килә. 

Журналистлар аның белән аралашырга телиләр, әмма камераларны күреп, Шәрәфиев битен каплый һәм сорауларга теләмичә генә җавап бирә. 

«Мин үземне нәрсә өчен гаепләгәннәрен һәм ни өчен монда алып килгәннәрен белмим. Юк, мин Казаннан түгел, мин Мәскәүдән килдем. Өйләнмәгән, балаларым, йөргән кызым юк. Монда нәрсә эшләп йөргәнемне аңламыйм», - дип белдерде Шәрәфиев.



Гаепләү гаризасын тикшерү кичке 16:00 сәгатьтә башланды һәм ябык режимда узды. Нәтиҗәдә, суд Шәрәфиевне 11 февральгә кадәр сак астында калдырды. 

Шәрәфиев судта булган вакытта хокук сакчыларының беренче рәсми комментарийлары бурлыкка килде. 


"Авыр җинаять кылуда гаепләнүчене эзләүгә Казан полициясе гарнизонының барлык хезмәтләре дә җәлеп ителде. Төгәл планлаштырылган оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә Казан полициясе хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге белән берлектә җинаятьченең кайда булуын ачыкладылар – ул Ибраһимов урамындагы йортларның берсендә кулга алынды», - дип билгеләп үтте ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесенең урынбасары Максим Костромин

Фоторобот исә зыян күргән, икенче сыйныфта укучы кыз сүзләре ярдәмендә ясала. Шәрәфиев кулга алынгач, кыз аның үзенә һөҗүм итүче ир-ат икәнен таный, ә молекуляр-генетик экспертиза исә аның сүзләрен тулысынча раслый. 

Ачыкланганча, гаепләнүче Шәрәфиев кыз балага ул мәктәптән кайткан вакытта һөҗүм итә. Аулак урында кызның артыннан килеп, учлары белән аның авызын каплый, үтерү белән янап Побежимов урамындагы ишек аллары буйлап алып китә. 

Кыз үзенең ир-аттан бик куркуын һәм шуның аркасында ярдәм сорамавын сөйләде. Ир-ат домофоннан беренче туры килгән фатирга шалтырата, үз ачкычларын онытуын әйтә һәм ишек ачуларын сорый. Соңыннан алар лифтка керәләр, тугызынчы катка күтәрелеп чормага чыгалар. 

Әлеге хәл турында сөйләгән очракта ир-ат кызны үтерәм дип яный. ТР Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, ир-ат кызны өенә озата, ә баланы урамда әнисе каршы ала. 

Көчләүче узып китә һәм баланың әнисеннән кача. Кыз әнисенә булган хәл турында фатирларын кергәч кенә сөйли, шуннан соң әни кеше тиз арада полиция чакыра. 



Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 29 яшьлек Гадел Шәрәфиев элек урлау, кыйнау, талау маддәләре буенча хөкем ителгән була һәм күптән-түгел генә иреккә чыга. 

"Татар-информ» агентлыгына шәхси чыганаклардан билгеле булганча, оператив хезмәткәрләр, алдагы көнне «кечкенә кыз балаларны яратучы» тагын бер ир-атны кулга алалар. 22 яшьлек егет, 10 яшьлек кызга карта җенси көч куллануда шикләнелә. Әлеге хәл шул ук Авиатөзелеш районында, Шәрәфиев сигез яшьлек кызны көчләгән көннең алдагысында килеп чыга. 

Әлеге вакыйгада тикшерү җавап бирергә тиешле сораулар бик күп. Тикшерүчеләр ирне кулга алу турындагы гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә җыеналар. 


 
Автор: Александр ЕЛИСЕЕВ
Фото: Александр ЕЛИСЕЕВ, ТР Эчке эшләр министрлыгы
Интертат

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7644
    2
    53
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5167
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2071
    0
    22
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    3855
    1
    21
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 24 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Бай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 26 март 2023 - 07:29
    Без имени
    Әлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.
    Бәхетемне сакламадым
  • 27 март 2023 - 07:59
    Без имени
    Ис китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.
    Кунак мунчасы
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату